Кичә, 7 ноябрьдә Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең — Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровның җинаять эшләре карала башлаган.
Аларның барысын да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллану"да (Җинаятькодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.
Мәхкәмә утырышларын хөкемдар Елена Никитина алып бара.
Элегрәк гаепләнүчеләрне Уфадан Ижауга алып килмәүләре сәбәпле, мәхкәмә утырышларын берничә мәртәбә кичектерделәр. Шулай да хөкемдар Никитина бер утырышта җәмәгатьчелек һәм медиа өчен утырышны ябу турында карар кабул итте. Киләсе утырышта мәхкәмә залына "Сивил контроль" ("Гражданский контроль") хокук яклау оешмасының күзәтүчесен кертмәделәр.
"Idel.Реалии" ачыклавынча, кичәге утырышта прокуратура вәкиле гаепләү йомгаклавын, шулай ук зыян күрүчеләр дип табылган куәт оешмалары хезмәткәрләренең һәм гаепләү шаһитләренең күрсәтмәләрен укыган.
— Мәхкәмә процессы тиз узар күрәсең: адвокатлар әйтүенчә, хөкемдар эшне 4-5 утырышта, декабрь ахырына кадәр карап бетерергә ниятли, — дигән "Idel.Реалии"га бер гаепләнүченең туганы.
"Idel.Реалии" белешмәләренчә, алты гаепләнүченең бишесе мәхкәмәдә гаебен танырга ниятли. Тагын берсе өлешчә генә — "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллану"да гына танымакчы була.
Киләсе утырыш 14 ноябрьгә билгеләнгән.
Быел июль аеда Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннарына ирләренә "йогынты ясарга" куша, дип хәбәр ителгән иде.
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
Аның фаразынча, "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең "кимендә 50 процентын ахыр чиктә өйләренә җибәрәчәкләр".
— Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар. Гаепләнүчеләрнең яртысын шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәрләр. 30лап проценты җиңелрәк мөддәтләр алыр - мәсәлән колония-яшәүлеккә җибәрерләр. Ә "оештыручылар" һәм "координаторлар" дип атала торганнарын кырыс мөддәтләр көтәдер дип куркам. Әлбәттә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә күпкә начаррак та булырга мөмкин, ди адвокат.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!