Израилнең "Эл-Ал" һава ширкәте март ахырына кадәр Мәскәүгә очмый торачак

Башта очышларны бер атнага гына туктатканнар иде, хәзер очмый тору вакытын озайтканнар.

Израилнең "Эл-Ал" һава ширкәте иминлек максатында 2025 елның марты ахырына кадәр Мәскәүгә очышларын туктатып торачак. Башта Тел-Авивтан Мәскәүгә очышлар "Азәрбайҗан һава юллары" очкычының фаҗигасе аркасында 26 декабрьдә, бер атнага туктатып торылган иде. Хәзер исә очмый тору вакытын мартка кадәр озайтканнар.

25 декабрьдә Бакудан Грозныйга юл тоткан очкыч Казакъстанның Актауш шәһәре янына килеп төшкән иде. Очкычта 67 кеше булган, 38 кеше үлде.

Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклар Euronews белән Reuters-ка очкычның мөгаен Грозный янында зарарланырга мөмкин булуын әйтте. Алар әйтүенчә, Чечня республикасы башкаласы — Грозный өстендә пилотсыз очкыч күренгән һәм аңа ракет очыртылган. Ракетны 8432 рейсына таба очыртканнар. Ул Azerbaijan Airlines очкычы янында шартлаган, кыйпылчыклары исә юлчыларга һәм очкычта юлчыларны озата баручы хезмәткәрләргә эләккән.

Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары Euronews-ка әйтүенчә, зыян күргән очкычка Русиянең бер генә һава аланында да төшеп утырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Очучылар ашыгыч рәвештә төшеп утырырга рөхсәт сораса да, аларга Каспий диңгезе аша Казакъстанның Актау шәһәре ягына таба очарга боерык биргәннәр.

28 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән шалтыратышып, аннан гафу үтенде. Алиев очкычның килеп төшүенә Русия үзенең гаебен танырга, гаеплеләргә җәза бирелергә, Мәскәү исә Бакуга, зыян күргән юлчыларга һәм экипаж әгъзаларына компенсация түләргә тиеш, диде.

Очкыч казасыннан соң "Азәрбайҗан һава юллары" Русиянең 10 шәһәренә очышларын туктатты. Илһам Алиев мөгаен Грозныйга очышлар башка булмас диде.

Шулай ук Казакъстанның Qazaq Air һава ширкәте Астанадан Екатеринбурга очышларын туктатты. FlyDubai һава ширкәте Сочи белән Минераль Суларга очмый башлады. "Төркмәнстан" һава ширкәте Ашһабад-Мәскәүгә даими очышларын 2025 елның 31 гыйнварына кадәр туктатты.

  • 2014 елның 17 июлендә Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан "Малайзия һава юллары" очкычы бәреп төшерелгән иде. Тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, бортны Русиядә эшләнгән ракет шартлаткан. Очкыч калдыклары Украинаның Русия яклы сепаратистлар кулына эләккән территориясендә төште. Очкычта булган барлык 298 юлчы да һәлак булды. 2022 елда Һааг мәхкәмәсе MH-17 очкычы казасына бәйле карар чыгарды. Мәхкәмә очкычның Донецки өлкәсе Первомайское авылы тирәсендә урнаштырылган "Бук" комплексыннан ракет җибәрү нәтиҗәсендә килеп төшүен таныды. Очкычны бәреп төшерүдә һәм 298 кешене үтерүдә ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркинны (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинскийны, "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченконы гаепле дип таныды. Аларга гомерлек төрмә карары чыкты. Әмма бу кешеләр тоткарланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!