Җырчы Гөлназ Асаеваны сәхнәгә ачык киеме белән чыккан өчен Ольга Бузова белән чагыштыралар

Гөлназ Асаева

Аның аякларын һәм изүен ачып тора торган сәхнә киемен тәнкыйтьлиләр.

Татар һәм башкорт җырчысы Гөлназ Асаеваны сәхнәгә ачык кием белән чыкканы өчен тәнкыйтьлиләр. Ул ботларын ачып тора торган кыска шортик кигән, изүе тирән итеп ачылган пиджактан булган, мондый киемгә игътибар итми калмаганнар, дип яза Mkset.

Cоциаль челтәрләрдә күп кенә кулланучылар Асаеваны Ольга Бузова белән чагыштыра башлаган. "Менә Гөлназ да чишенә башлады", "Бузова белән Лолитага ошарга тырыша, кызганыч", дип фикер калдырганнар.

Бу Башкортстанда артистларның киемнәрен тәнкыйтьләүнең беренче очрагы гына түгел.

1 июнь көнне, VK Fest музыкаль фестивале кысаларында Уфада урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова чыгыш ясады. Башкортстанның кайбер депутатлары җырчыны "артык ачык киеме" өчен тәнкыйть утына тота башлады. Әйтик, республика парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров күпчелек тамашачысын балигъ булмаган балалар тәшкил иткән мондый фестивальдә болай киенү урынсыз, дип саный.

"Битараф булмаучылар"ның әләкләүләреннән соң Ольга Бузованың Уфада чыгыш ясаганда кигән ярымшәрә киемен тикшерү комитеты тикшерәчәге билгеле булды.

Бузова үзе киеме өчен гафу үтенде. Ул фестивальгә керүдә яшь чикләүләре бар иде, һәм анда керү түләүле иде ди.

Җырчы Ольга Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң, Русия думасының КПРФ фиркасеннән депутаты Ирина Филатова артистларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертергә тәкъдим итте.

  • Быел 4 июньдә Башкортстан Дәүләт җыены Думага артистларга "оятсыз образлар һәм сүзләр" куллануны тыя торган канун өлгесе керткән иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йолдызлар "начар гадәтләрне һәм түбән әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, аудиторияне юлдан яздыра". Белгечләр фикеренчә, бу канун өлгесен Уфада Ольга Бузова чыгыш ясаганнан соң әзерләгәннәр.Республиканың депутатларына аның ачык киемнәре ошамаган иде.
  • Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче бер ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган иде.
  • "Бердәм Русия"нең җирле форумына җырчы ак плащ, киң ыштан һәм спорт аяк киеме киеп килгән. Аның кыяфәтен ир "һоллиивуд триллерындагы җан иясе" дип бәяләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!