Камала Һаррис: "Мин сайлауларның нәтиҗәләрен кабул итәм, әмма бирешмим"

АКШ вице-президенты һәм президентлыкка намзәт Камала Һаррис 6 ноябрьдә Вашингтонда тарафдарлары каршында чыгыш ясады һәм җиңелүен таныды

Һаррис җиңеләгннән соң ясаган чыгышында Демократик фирка тарафдарлары арасындагы яшьләргә дә мөрәҗәгать итте. "Безгә кулларны төшерергә түгел, җиңнәрне сызганырга кирәк", диде ул.

Демократик фиркадән президентлыкка намзәт, АКШ вице-президенты Камала Һаррис сайлауларда җиңелгәннән соң, халык алдында беренче чыгышын ясады.

Вашингтондагы Һовард университетына җыелган тарафдарларына мөрәҗәгать итеп, ул сайлау нәтиҗәләрен "кабул итәргә тиешбез" диде һәм Байден хакимиятенең президент итеп сайланган Доналд Трампка һәм аның такымына күчеш чорында булышырга әзер булуын, хакимиятне тыныч итеп тапшыруны тәэмин итәчәген белдерде.

Камала Һаррис үзенең сайлау алды штабына, вице-президентлыкка намзәт итеп чыгарылган Тим Уолзка һәм АКШның хәзерге президенты Джо Байденга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Ул канун рөхсәт итә торган бөтен җирдә – мәйданнарда һәм мәхкәмәләрдә демократия һәм Америка демократиясе кыйммәтләре өчен алга таба да көрәшәчәген белдерде, дип яза "Голос Америки".

Шулай ук чәршәмбе, 6 ноябрьдә Камала Һаррис Республикан фиркәсеннән намзәт Доналд Трампка шалтыратып, аны җиңүе белән котлады.

Бу уңайдан Трампның сайлау алды штабы белдерү чыгарды.

"Президент Доналд Трамп һәм вице-президент Камала Һаррис бүген иртән телефоннан аралашты, ул аны тарихи җиңүе белән котлады. Президент Трамп вице-президент Һаррисның кампания барган чактагы көчен, профессионализмын һәм үҗәтлеген югары бәяләде, ике лидер да илдә берләшүнең мөһимлеген таныды", диелә документта.

Һаррис үзенең чыгышында Демократик фирка тарафдарлары арасындагы яшьләргә мөрәҗәгать итте. "Кулларыгызны төшермәгез, сезнең дөньяны яхшы якка күзгәртерлек көчегез, теләгегез һәм мөмкинлекләрегез бар. Безгә кулларны төшерергә түгел, җиңнәрне сызганырга кирәк", диде ул.

Аның чыгышы телевидениедән күрсәтелде һәм YouTube-та трансляцияләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!