Кичә, 5 августта, Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе, Карачай-Чиркәс республикасы мөфтие Исмаил хаҗи Бердиев вафат булган. Бу хакта Русия матбугат чаралары хәбәр итте.
"Baza" Telegram-каналы язуынча, мөфтинең үлем сәбәбе - коронавирус белән авырганнан соң, сәламәтлеге какшап калуы белән аңлатыла. Бердиев COVID-19 белән әле 2020 елда ук авырган булган.
Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин диния идарәсе һәм үз исеменнән кайгынамә белән чыкты: "Аның җитәкчелегендә Карачай-Чиркәстә һәм тулаем Русия Кавказында Кавказ халыкларының рухият яңарышы, традицион дини институтларны торгызу, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзү, яшь буын имамнарны һәм галимнәрне әзерләүгә юнәлдерелгән бик күп башлангычлар тормышка ашырылды", диде ул.
Дагыстан мөфтияте "Бердиев зирәклеге, рухилыгы һәм мәрхәмәтлелеге белән Төньяк Кавказ һәм бөтен Русия мөселманнарының тирән ихтирамын һәм хөрмәтен казанды", дип яза.
- Бердиев 2016 елда "хатын-кызны сөннәткә утырту аны бераз тынычландыру өчен эшләнә, сәламәтлеккә бер зыяны да юк", дип бик зур бәхәс уяткан белдерүе белән танылды. Шау-шу туганнан соң, ул бу сүзләрен шаярту дип атады.
- 2020 елда мөфти Путинга "диндәге кешеләрнең хисләрен мыскыл иткән" өчен эзәрлекләү тәҗрибәсен башка илләргә дә таратырга тәкъдим итте.
- 2022 елда Бердиев Русия Украинага каршы башлаган сугышны "Русия һәм аның барлык ватандашларын НАТО белән "коллектив Көнбатыш"ның атом-төш һәм биологик корал куллануының чын куркынычыннан саклау өчен зарур булган "мәҗбүри саклану чарасы" дип атады. Быелгы Болгар җыенында Исмаил Бердиев Русияне беркем беркайчан җиңмәгән дип белдерде һәм тиздән "җиңәчәкбез" дип ышандырды.
- 2023 елның ноябрендә мөфти тикшерү изоляторында утырган Никита Журавельне кыйнаган өчен Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның улы Адам Кадыровны бүләкләгән вакытта "исламның мондый яклаучылары юк иде әле" дип белдерде.
- Июль башында Карачай-Чиркәс мөфтие хатын-кызларның никаб киюенә каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!