Казакъстанда Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшкән

Иллюстратив фото

Очкычта 105 юлчы булган. Tengrinews белешмәләренчә, казада 12 кеше исән калган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Казакъстанның көнбатышында, Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычы килеп төшкән. Очкыч Азәрбайҗан башкаласы Бакудан Чечня башкаласы Грозныйга юл тоткан булган. Бу хакта Tengrinews хәбәр итә. Казада җәрәхәтләнүчеләр турындагы белешмәләргә төгәллек кертелә, дип җиткерәләр Казакъстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Очкычта 67 юлчы, шул исәптән экипаж әгъзалары булган, дип хәбәр итә Казакъстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Казакъстанның Магнистау өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе баштарак 12 кешенең исән калу, алар арасында бер бала да барлыгын белдерде. Барысы да хастаханәләргә җибәрелгән. Бу юлчыларның хәле турында мәгълүмат юк.

Соңрак Казакъстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 25 кешенең исән булы, аларның 22сенең хастаханәләргә китерлүе турында хәбәр итте.

Беренчел белешмәләргә күрә, очкыч радарлардан югалган һәм очып китү-төшеп утыру сызыгы янындагы басуга килеп төшкән. Килеп төшәр алдыннан ул һава аланы өстендә әйләнеп очкан булган.

Бакудан Грозныйга очкан очкыч Чечняга пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында юлын үзгәрткән булырга мөмкин, дип язды Baza.

Очкычта Азәрбайҗанның 37 ватандашы, Русиянең - 16, Казакъстанның - алты һәм Кыргызстанның өч ватандашы булган дип белдерде Казакъстан транспорт министрлыгы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!