Казан дәүләт мәдәният институты Украинага каршы сугышучыларга ярдәм йөзеннән концерт үткәрәчәк

Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан хәрбиен җирләү. Архив фотосы

Аны уку йортының 55 еллыгына багышлаячаклар.

9 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институты Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үткәрәчәк. Концерт билетларыннан кергән бөтен акчаларны Русия гаскәренә ярдәмгә тапшырачаклар. Бу хакта институтның матбугат хезмәте җиткерә.

"Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз" дигән концертны югары уку йортының 55 еллыгына багышлаячаклар. Ул Муса Җәлил татар дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк. Анда җырчылар Венера Ганиева һәм Салават Фәтхетдинов та чыгыш ясаячак диелә.

Шулай ук афишада концертның Салават Фәтхетдинов ярдәме белән оештырылуы турында әйтелгән. Билет бәяләре 800-2000 сум.

Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.

Сугышка барып кайтучы бер җырчы да булды татарларда: Таһир Асылгәрәй узган ел биш ай Украинада сугышта булып кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. "Мин әлеге карарны үзем кабул иттем. Яшем туры килмәгәнгә, башта мине контракт буенча хезмәткә алмадылар. Хезмәт итү яшен 60 яшькә кадәр арттыргач, хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Бу – сентябрь башы иде. Медкомиссия үттем дә китеп бардым. 4 айга дип контракт төзесәм дә, хезмәт вакытым 5 айга тулды. <...> шундый масштаблы конфликт башланган икән инде, "медийный" кеше буларак, минем дә аннан читтә каласым килмәде", дип сөйләде сугышчы җырчы ул вакытта "Интертат" басмасына.

  • Ике елдан артык Украина Русиянең оккупациясенә каршы тора. Русия сугышны — "махсус хәрби операция", ә Украинаның басып алынган җирләрен "азат итү" дип атый, "фашистларга каршы көрәш бара" дип тәкърарлый. Шушы фикерләрне халыкка тарату өчен дәүләт контролендәге бөтен медиа, мәктәпләр, төрле оешмалар һәм җырчылары җәлеп ителә.
  • 2022 елның 21 сентябрендә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.
  • "Әкият" театры артистлары басып алынган территорияләрдә спектакльләр куеп йөри, 2023 елда театр Луһански академия курчак театрында урысча "Уймак кыз" ("Дюймовочка") спектаклен күрсәтте. Шул ук агитгастрольләр вакытында татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар, урыс, беларус халык биюләрен биеде, татарча, урысча һәм чуашча җырлар башкарды.
  • Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Ләкин әлеге вакытта бу постлар юк. Шул ук җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!