Казан Кирмәненең Спас һәм Көньяк-Көнбатыш манаралары арасындагы дивар өлешен төзекләндерергә җыеналар. Ул хәзер авария хәлендә диелә. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында расланган экспертиза бәяләмәсендә әйтелә.
Экспертиза актындагы бәяләмәгә күрә, төзелеш конструкцияләренең техник торышы авария хәле дип табылган. Шулай ук диварның цоколь өлешендә дә проблемнар бар. Тикшерү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, бут ташлары төшүе, ярыклар барлыкка килүе, тышкы катламның кубарылуы ачыкланган.
Реставрация өлгесен "Татинвестгражданпроект" оешмасы эшләгән. Анда 9 казематны торгызу һәм саклау эшләре планлаштырылган. Бу эшләр кысаларында амбразуралар сүтеләчәк, кирпеч эшләнмәләре чистартылачак, җитмәгән өлеше кирпечләр белән тулыландырылачак. Казематларда "чыршы" бизәкле кирпеч идән җәеләчәк.
Моннан тыш, казематларны сувенир сату өчен җайлаштыру өчен капкалар урнаштыру, аның юлын да реконструкцияләү каралган.
Шулай ук заманча куллану өчен электр яктырту, җылылык, вентиляция һәм кондиционерлау системнары урнаштырылачак.
Төзекләндерү эшләре өчен күпме финанс бүленәчәге әйтелми.
Документта әйтелгәнчә, Казан Кирмәненең бу дивары 1556-1562 елларда төзелгән.
2022 елда Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады.
Былтыр Казан Кирмәне объектларын, шул исәптән Сөембикә манарасын төзекләндерү өчен 316,6 млн сум бүленде. Киләчәктә Сөембикә манарасына туристларны кертә башларга җыенулары турында хәбәр ителде.
2000 елда Казан Кирмәне ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!