Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә

Иллюстратив фото

Казан метросында юл хакын биометрия ярдәмендә түләү кертелә. Белгечләр кисәтә: биометрик системнар кеше хокуклары мәсьәләсендә куркынычлар тудыра ала.

30 август Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлый. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак. Кайбер метро станцияләрендә FacePay системы ярдәмендә юл хакын сынау рәвешендә йөз белән инде түләп була.

Бу башлангыч Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып, аны бәян иткән иде. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

Биометрияне куллану Русия куәт оешмаларына репрессияләрне арттыруда ярдәм итмәсме? Бу башлангыч халыкны тагын да күбрәк контрольдә тоту өчен кулланылмасмы? "Idel.Реалии" басмасы бу хакта белгечләрдән сорашты. Аларның фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Казан метросында йөзне танучы җиһаз, БИЗНЕС Online хәбәрчесе ясаган видеодан сурәт

Йөзләрне танучы камералар ярдәмендә протестчыларны эзләп табу

Русиядә йөзләрне тану системын репрессияләр максатында куллану инде булган. Әйтик, 2021 елда хакимият Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек йөзеннән үткәрелгән тыныч протест акцияләрендә катнашучыларны йөзләрне танучы камералар ярдәмендә эзләгән һәм соңыннан тоткарлаган.

Алар арасында журналист һәм тарихчы Камил Галиев та бар. Ул Мәскәү чарасында 23 гыйнвар көнне катнашкан булган, әмма аны 31 гыйнварда гына тоткарлаганнар. "Роскомсвобода" язганча, бу йөзләрне танучы систем ярдәмендә мөмкин булган.

Полиция Галиевның өенә килгән һәм аны полиция үзәгенә алып киткән. Галим соңрак искә төшергәнчә, 23 гыйнвар көнне күзәтү камералары аның йөзен Тверская урамында теркәгән булган.

— 2021 елда систем чагыштырмача начар эшләгән дип беләм. Хәзерге вакытта ул яхшырганмы – бу теманы өйрәнүчеләр яхшырак белә. Әмма потенциаль яктан бу систем теләсә нинди йөзләрне таныячак дип уйлыйм – ябык, ачык, хәтта кеше тәне формасы, йөрешенә карап та, — дип саный ул.

Русия чынбарлыгында FacePay системын куллану хакимияттән үзгә фикер йөртүчеләр белән көрәшү һәм кешеләрнең хәрәкәтләрен күзәтү өчен кулланыла ала, дип уйлый Галиев.

БМО: "Биометрик мәгълүмат кешеләрне системлы рәвештә күзәтү өчен кулланыла ала"

Берләшкән милләтләр оешмасының кеше хокуклары идарәсе вәкиле Лиз Тросселл биометрик системнарның куркынычы югары булган технологияләр икәнен искәртә. Алар кеше хокукларына, шул исәптән шәхси кагылсызлык һәм фикер белдерү ирегенә зур куркынычлар белән яный.

— Биометрик мәгълүмат турыдан туры кеше белән бәйли, шул рәвешле ул кешеләрне системлы рәвештә күзәтү өчен кулланыла ала. Шуңа күрә биометрияне куллану канун тарафыннан контроль ителергә һәм канунлы максатка ирешү өчен кирәкле булырга тиеш, — ди ул.

Тросселл сүзләренчә, биометрик мәгълүматлар хокукый һәм техник яктан аеруча имин итеп сакланырга тиеш. Бу кешенең биометрик мәгълүматны үз теләге һәм иреге белән бирү очракларына да кагыла.

— Биометрик мәгълүматны җыю, саклау һәм куллану максаты, саклау озынлыгы һәм мәгълүматны кемнәр куллана алу исемлеге чикләнгән булырга тиеш, — дип белдерде БМО вәкиле "Idel.Реалии"га.

Шул ук вакытта ул БМОның Казанда сыналган технология турында җитәрлек мәгълүмат булмавын әйтте. Шуңа бәйле ул бу технология кертелүенең кеше хокуклары стандартларына никадәр туры килүен шәрехли алмавын аңлатты.

"Күзәтү өчен күпкә гадирәк һәм ышанычлырак ысуллар кулланалар"

Бу темада Русия чынбарлыгын белгән белгечләр фикерләре төрле. Jamestown Foundation өлкән фәнни хезмәткәре, Флетчер мәктәбенең чакырылган фәнни хезмәткәре, Вашингтонда Европа сәясәтен анализлау үзәге (CEPA) фәнни хезмәткәре Павел Лузин куркынычны күпертергә кирәкми дип саный.

— Мин ясалма интеллект технологияләре һәм күзәтү камералары яхшы эшли дигән фикердән ерак. Бу технологияләргә күп акча түксәләр дә, аларның практик файдасы зур түгел. Сез кытай машиналарын күрәсез, кытай смартфоннары һәм кушамталарын куллансагыз, аларның һәрвакыт диярлек начар эшләвен беләсез. Күзәтү технологияләре нигә башкача эшләргә тиеш? Русия турында монда сүз дә йөртмәсәң була, — дип саный ул.

Лузин фикеренчә, кешеләрне йөзләрне тану технологияләре булган камералар ярдәмендә күзәтү куркынычы күпертелгән. Русия хакимияте элеккечә күпкә гадирәк һәм ышанычлырак ысуллар куллана, ди ул.

— Бу күбрәк классик паноптикум мисалына охшаган – кешеләр камералар күрә, аларга ясалма интеллект турында нәрсәдер әйтәләр, һәм менә алар "ялгыш якка суларга" да курка, үзцензураны куллана башлый. Гомумән, ясалма интеллект эше нәтиҗәсе дип күрсәтелгән күп нәрсә чынбарлыкта тере кешеләр эше нәтиҗәсе булып тора. Алар камералардан конкрет кешенең тотышын күзәтәләр дә, аны элемтә челтәре биллинглары белән чагыштыра, — дигән фикер йөртә сәясәт белгече.

Аның фикеренчә, юл хакы өчен биометрия ярдәмендә түләү башта кешенең үз йөзен системга үзенең йөкләвен һәм үз банк картасы белән тоташтыруын таләп итә. Гомумән алганда, бу кыйбат һәм кирәкмәгән шапырыну, дип уйлый Лузин.

"Илне зур дигиталь концлагерьгә әйләндерү"

"Поддержка политзаключённых. Мемориал" хокук яклау проекты белән хезмәттәшлек итүче адвокат Андрей Федорков исә, киресенчә, куркыныч зур дип уйлый.

— Авторитар һәм тоталитар режимнарда мондый төрдәге технологияләр һәрвакыт күзәтүне һәм ватандашларны контроль итүне ныгыту өчен кулланыла. Русиядә әле 2019-2020 елларда Мәскәү протестларында катнашкан кешеләрне соңрак ачыклау очраклары билгеле. Димәк, бу систем инде бар һәм ул гамәлдә. Ул Кытайдагы кебек киңкүләм булмаса да, тренд ачык күренә. Шуңа күрә, әйе, Русия чынбарлыгында бу систем кешеләрне күзәтү һәм контрольдә тоту өчен тагын бер көчле корал булачак, — дип фаразлый адвокат.

Аның фикеренчә, Русия алга таба да Кытайның иң яман технологияләрен кулланачак.

— Кытайда кулланыла торган социаль рейтинг системына кадәр дә озак вакыт калмаган дип уйлыйм. Ягъни илне зур дигиталь концлагерьгә әйләндерүгә юнәлгән чаралар комплексы әкренләп кертеләчәк, — ди ул.

Нинди социаль рейтинг системы турында сүз бара?

Узган елны Русия дәүләт социаль университетында (РГСУ) социаль рейтинг системын сынаулары турында хәбәр ителгән иде. Университет русияләрнең рейтингын булдыручы "Мы" платформасын эшләвен хәбәр итте, аны хакимиятләр һәм иҗтимагый оешмалар куллана алачак диелде.

Платформа проектында аңлатылганча, рейтинг СС-СУ рәвешендәге ике саннан торачак. СС – кешенең социаль статусы, яки "кеше казанышлары", ә СУ – социаль дәрәҗә, яки "аның перспективаларын бәяләү". СУ "кеше үсеше резервларыннан дәүләт ни көтүен" тәшкил итәчәк диелә. Әлеге рейтингка русияләрнең шәхси мәгълүматын, шул исәптән паспорт, ИНН һәм телефон номерын бәйләү тәкъдим ителә.

Моңа охшаш систем Кытайда 2021 елдан эшли. Түбән рейтинг кешегә яхшы эшкә урнашырга, кредит алырга, транспортка билет алырга һәм хәтта арендага велосипед алуга киртә тудыра. Кытайда рейтинг, мисал өчен, хакимиятне тәнкыйтьләү өчен түбәнәя ала.

Федорков сүзләренчә, камераларга нигезләнеп, кешеләрнең шәхесен раслау статистикасы турында сүз йөртү кыен, ләкин шул ук Мәскәү протестлары шундый практика барлыгын раслый. Русия куәт оешмалары җинаять эшләрен ешрак ялган нигезендә оештыра, шуңа карамастан алар йөз тану технологиясе белән күзәтү системы кебек ысулдан да баш тартмаячак. Киңкүләм протестлар очрагында бу ысул аларга протестта катнашучыларны соңрак та тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.

— Кешеләргә протест чараларыннан соң берничә атна узганнан соң да килү очраклары билгеле. Теләсәләр, җинаять эшен камераларсыз да уйлап таба алалар, әмма бу систем аларга ниндидер процедураларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Йөзне танучы камералар эшне күпкә җиңеләйтә, бу бәхәс тудыра алмаган объетив дәлил, — ди хокук белгече.

Систем рәсми рәвештә 30 август эшли башлый

Казан метросының кайбер станцияләрендә йөз белән түләп кереп булса да, рәсми рәвештә систем Татарстан суверенитеты көнендә эшли башлаячак. БИЗНЕС Online бу системны инде сынап карады.

Казан Русия транспорт министрлыгының "Юлчының яшел дигитальләшкән юлы" дип аталган проектында сынау шәһәр булып бара. Бу проект кысаларында миллионнан артык кеше яши торган Русиянең барлык шәһәрләрендә җәмәгать транспортында биометрия тикшерүе урнаштырылырга планлаштырыла. Сүз Петербур, Түбән Новгород, Екатеринбур, Самар, Новосибирски кебек шәһәрләр турында бара.

Түбән Новгород бу башлангыч белән Казанны бераз гына узды. Анда "Московская" станциясендә биометрия ярдәмендә түләү системы 12 августтан эшли башлаган.

Азатлык Казанга биометрия ярдәмендә түләтү системын кертү омтылышы турында элегрәк язган иде. Русия түрәләре моны җайлылык белән аңлата.

"Поездга утырганда биометрияне куллану чиратларны кыскартырга булышачак, поездда эшләүчеләр кеше турында белешмәләрне кулдан кертү өчен вакыт әрәм итмәячәк. Шулай ук биометрия белән тикшерү кәгазь документларны онытканда яки югалтканда да булыша ала", дип белдергәннәр иде Биометрик технологияләр үзәгендә.

***

Азатлык Кытайда күзәтү технологияләр, шул максаттан биометрияне дә куллану турында элегрәк тә язган иде. Моны мөселманнар күпләп яшәүче Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә аеруча кулланалар.

Русия Кытай белән күп өлкәдә, шул исәптән күзәтү технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 2021 елда БМОның кеше хокуклары мәсьәләсендә Югары комиссары идарәсендә "Idel.Реалии"ның бу хакта махсус проектына карата фикер белдергәннәр иде.

Ул чакта БМОда йөзне тану технологияләрен куллануны контроль итү өчен төгәл кануннар базасы кирәклеге әйтелде. Кеше хокуклары комиссары идарәсе мондый төр технологияләрне ватандашларны күзәтү өчен куллану тенденциясенең борчу уятуын әйтте.

Татарстанда бу системны кертү өчен Кытай тәҗрибәсе кулланылган, шулай ук Кытай ширкәтләре дә җәлеп ителгән. Алар арасында Hikvision ширкәте бар. Әлеге ширкәт мәгълүматына күрә, Татарстанда "Имин шәһәр" дип аталган систем якынча 60%ка Hikvision камералары нигезендә башкарылган. Җиһазлар мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар һәм скверлар, иҗтимагый киңлекләр иминлеген тәэмин итү өчен кулланыла.

Синҗан-Уйгар төбәгендә уйгырларны таный торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ Hikvision ширкәте ясаган. Анда кешеләрне эзәрлекләүгә бәйле булулары өчен АКШ бу ширкәтне кара исемлеккә керткән.

Язма чыганагы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!