Казан янындагы Көек авылында урнашкан "Алгоритм" технологик лицеенда балалар чирләү сәбәпле берничә сыйныфны читтән торып укуга күчергәннәр. Әмма кайбер очракларда укучыларны өлешчә карантинга күчерү тәкъдим ителгән - аларның бөтен дәресләре, шул исәптән физкультура да бер генә бүлмәдә барырга, шулай ук ашханәгә билгеле бер вакытта гына йөрергә тиешләр. Ата-аналарда бу аңлашылмаучанлык тудырган, дип җиткерә "Бизнес Online"
Алар да балаларын читтән торып укуга күчерүне тәкъдим иткән. Әмма белем йорты җитәкчелеге рөхсәт итмәгән. Шуннан соң әти-әниләр бойкот игълан итеп, балаларын вакытлыча мәктәпкә җибәрмәскә булган. Шулай ук алар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә мөрәҗәгать язган, диелә.
Басма Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәте белән сөйләшкән. Анда аңлатуларынча, мәктәп мөдире рөхсәте белән кайбер сыйныфларны карантинга җибәргәннәр, чөнки күпчелек балаларда ОРВИ билгеләре күзәтелә, үпкә ялкынсынуы очраклары да бар. "Әгәр кайбер ата-аналар чир нык таралган чорда балаларын мәктәпкә йөртмәскә карар кылган икән, моны аларга беркем тыя алмый. Балаларның сәламәтлеге бөтен әйбердән дә мөһимрәк", дигәннәр Питрәч хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
- "Бизнес Online"га Татарстан Роспотребнадзорында әйтүләренчә, хәзерге вакытта республикада үпкә ялкынсынуы очракларының арта торган чоры.
- Мәктәпләрне читтән торып укуга күчерүне исә мәктәп мөдире хәл итә, моны мәктәптә яки сыйныфта укучыларның чирләп 20ләп проценты килмәгәндә эшли алалар, дип аңлатканнар оешмада.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!