Казанда 63 яшьлек активистка гаскәрне кабат "кимсеткән" өчен җинаять эше ачканнар

Иллюстратив фото

Элегрәк, 2022 елның сентябрендә Ирина Никольскаяны гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салган булганнар. Штрафны пенсиясеннән тотып калганнар.

Казанда 63 яшьлек активистка гаскәрне кабат "кимсеткән" өчен җинаять эше ачканнар. Бу хакта "Республикасы" Telegram-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматынча, Ирина Никольскаяга тентү белән 6 август иртәсендә килгәннәр. Тикшерү эшләрен Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше кысаларында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) уздырганнар. Никольскаяның ике телефонын һәм компьютерын тартып алганнар.

Җинаять эшен ачуга хатынның 2022 елның 28 мартыннан 2023 елның 7 февраленә кадәр "ВКонтакте"да калдырган фикерләре сәбәпче булган.

"Бу вакыт эчендә калдырылган фикерләрдә сугышта Русиянең меңләгән солдаты һәлак булуга, Украина сивил халкы зыян күрүгә кызгану белдерү бар. Миңа Мариупольдән күчеп китүчеләр белән аралашырга һәм аларга яңа шартларга җайлашырга булышырга туры килде, аларның язмышы да кызганыч. Теләсә нинди сугыш үлемнәр, икътисади кризис барлыкка китерә, шуңа күрә мин канкоешны туктату, тынычлык яклы. Кешенең иң зур кыйммәте — аның гомере, шуңа күрә аны сакларга кирәк. Калдырган фикерләремнең берсендә "Мин Русиягә ышанам, ул чираттагы мәртәбә яктылыкка чыга алыр", дип язылган иде", дип сөйләгән Никольская.

Элегрәк, 2022 елның сентябрендә Ирина Никольскаяны гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салган булганнар. Штрафны пенсиясеннән тотып калганнар.

  • Күптән түгел Татарстанда яшәүче егетне гаскәрне кабат "кимсеткән" һәм террорчылыкка чакырган өчен психиатрия хастаханәсенә дәваланырга җибәргәннәр иде.
  • Майда исә майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Аны "Булмасын сугыш" һәм "9 waй" дигән ике плакаты өчен "нацизмны аклауда" һәм кабат гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип таптылар.
  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!