Казанда дәүләт техник тикшеренү университеты тулай торагында Казакъстан студентының мәете табылган

Иллюстратив фото

Telegram-каналлар язуынча, мәетне аш бүлмәсендә тапканнар.

Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) 8нче тулай торагында (Четаев урамы 8нче йорт) беренче курс студентының мәете табылган.

Бу хакта уку йортының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Беренчел белешмәләргә күрә, студент үзенә кул салган.

— Бездә укучыларның барысына да игътибар күрсәтәбез, аеруча якын һәм ерак чит илләрдән килгәннәргә. Әлеге очрак җентекле өйрәнеләчәк, билгеле бер нәтиҗәләр ясалачак, — дип сөйләгән югары уку йорты вәкиле. Ул мәрхүм студент 2007нче елгы булуын да әйткән.

Әлеге хәлне КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев контрольгә алган

"Студентның гаиләсе белән без элемтәдә, бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк", дип белдергәннәр уку йортында.

Telegram-каналлар язуынча, мәетне аш бүлмәсендә тапканнар. Хәзер урында белгечләр эшләве әйтелә.

  • Элегрәк Казанда Казан федераль университетының (КФУ) Тышкы элемтәләр департаменты янында чит ил студентлары арасында сугыш чыккан иде. Сугышучыларны полиция тоткарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!