Казанда фатир арендалау бәясе бер елда 60 процентка диярлек арткан

Иллюстратив фото

Бер бүлмәле фатирда яшәү – 58 процентка, ике бүлмәлесендә – 53 процентка кыйбатланган.

Бер ел эчендә Казанда бер бүлмәле фатир арендалау бәяләре 58 процентка кыйбатланган. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында беренче урынга чыккан, дип яза "Известия". Икенче урында – Краснояр, анда бер бүлмәле фатир арендалау 56 процентка кыйммәтләнгән.

Ике бүлмәле фатир яллап тору бәяләре Казанда бер елда 53 процентка күтәрелгән. Бу очракта Татарстан башкаласы Красноярдан калыша, анда ике бүлмәле фатир арендасы 56 процентка арткан.

Петербурда - 45 процентка, Екатеринбурда - 43, Чиләбедә - 39 процентка.

Белгечләр моны Үзәк банкының төп индексының югары булуы, ипотека кредитлары азрак бирелә башлаганга, очсызрак бәягә арендалардай фатирларның кимүе белән аңлата. Шулай ук фатир хуҗаларының чыгымнары - әйтик коммуналь түләүләр дә арта, дип бәйли.

"Фатир сатып алырга ниятләгәннәрнең күбесе ниятләрен чынга ашыра алмый калды һәм фатирны яллап торырга мәҗбүр. Шулай ук соңгы елда аренда бәясенең артуы - бу вакыт эчендә ширкәтләрнең акрынлап эшчеләрен офисларда эшләтә башлавы белән дә бәйле булуы бар", дип аңлата белгечләр

Аналитиклар фикеренчә, торак арендасы базарында бәяләрнең төшүе бары тик дәүләт өстәмә ярдәм чаралары кертсә генә яки Үзәк банкының төп индексын төшерсәләр генә мөмкин.

  • Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.
  • Шул ук вакытта ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында, дип хәбәр ителгән иде.
  • Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!