Казанда Һиндстанның консуллыгы ачылачак

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди

Кайчан ачылачагы әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта Һиндстан консуллыклары бары тик Мәскәүдә һәм Петербурда гына бар.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанда һәм Екатеринбурда илнең ике яңа консуллыгын ачу турында игълан итте. Бу хакта ул Мәскәүдәге чыгышында әйтте.

"Тагын бер яхшы хәбәр белән уртаклашам: без Русиядә ике яңа консуллык ачабыз. Бу сәяхәт итүне һәм эшкуарлык хезмәттәшлеген җиңеләйтәчәк", диде Һиндстан премьеры.

Консуллыкның кайчан ачылачагын Моди әйтмәде. Хәзерге вакытта алар бары тик Мәскәүдә һәм Петербурда гына бар.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов әле 6 июньдә үк Казанда Һиндстан консуллыгы ачылырга мөмкин дигән иде, ахыргы карарны БРИКС җыенында әйтергә тиешләр иде.

Татарстан белән Һиндстанның сәүдә әйләнеше - 168 миллион доллар. Элегрәк Миңнеханов сәүдә әйләнешенең кимүен әйтте, ләкин республика Татарстан оешмалары җитештергән продукцияне Һиндстан базарына чыгару белән кызыксына диде. Аеруча фармацевтика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә, дип искәртте.

  • Кичә, 8 июльдә Һиндстан премьеры ике көнлек эш сәфәре белән Русиягә килде. Соңгы биш елда бу аның Русиягә беренче тапкыр килүе.
  • Сөйләшүләрнең рәсми өлеше бүген узачак. Русия-Һиндстан мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү, халыкара мәсьәләләрне сөйләшәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!