Узган ялларда Казанның Җиңү паркында Татарстанның Украинага һөҗүмдә катнашып һәлак булган "Алга" батальоны хәрбиләрен искә алу чарасы үткән. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерә.
Митингны Угледар янындагы ике ел элек булган сугышка багышлаганнар, ул чакта "Алга" батальоны тар-мар ителгән иде. 2023 елның октябрендә "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе билгеле булды. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынды. Батальондагы башка сугышчылар Угледар янында хезмәттәшләренең һәлак булуына нәкъ менә аны гаепләде.
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.
Моңарчы "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.
Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.
"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.
Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.
Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.
Чарадан видеорепортаж "ЖЕНСОВЕТ 13637" Telegram-каналында чыкты. Матәм чарасында катнашучылар чыгарган исемлектән күренгәнчә, Украинадагы сугышта "Алга" батальоныннан 228 кеше һәлак булган.
- Казанда "Алга" батальонының Украинадагы сугышта һәлак булган сугышчыларын искә алу чарасы былтыр 8 майда да үткән иде. Аны Угледар янында үлгән "Влад" кушаматлы хәрбинең әтисе Юрий Мариненко оештырды.
- Былтыр октябрь аенда Татарстанга 2023 елның 6 февралендә үлгән "Алга" сугышчылары калдыкларын кайтара башлаулары хәбәр ителгән иде.
- Быел гыйнварда Татарстанда "Алга" батальонының Угледар янында һәлак булган ике хәрбиен алып кайтып җирләделәр.
- Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батальон төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. Шулай ук, 2024 елның җәендә Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.
- Татарстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 3995 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!