Казанда Каюм Насыйри музеен төзекләндерәчәкләр

Каюм Насыйри музее

Татар мәгърифәтче галиме яшәгән бу йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән.

Казанда татар халкының мәгърифәтче галиме, язучы Каюм Насыйри яшәгән агач йортны төзекләндерәчәкләр. Париж Коммунасы урамындагы бу йортта хәзер аның музее урнашкан.

Бинаны саклап калу проектын "Татинвестгражданпроект" оешмасы әзерләгән һәм аны Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыгарганнар, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Каюм Насыйри яшәгән агач йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Башта ул Галиев мәчете мөәзине М. Хөсәеновныкы булган. Хәзерге вакытта бина Татарстан милке булып тора һәм аның белән республиканың Милли музее идарә итә.

Йортның беренче катында мемориал бүлмә, күргәзмәләр залы, вестибюль, чишенү бүлмәсе, сувенирлар сата торган урын һәм касса, бәдрәф урнышкан. Икенче катта - экспозиция-күргәзмә залы, фойе, мөдир бүлмәсе, хезмәткәрләрнең бүлмәләре.

Төзекләндергән чакта йортны үзгәртү ниятләнми.

Хәзерге вакытта аның диварлары каза хәлендә дип бәяләнә. Агач корылмаларны ныгытырга, идәннәрне, су агызу торбаларын алыштырырга тәкъдим ителә.

  • Шул ук вакытта быел 1 август көнне Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимерделәр. Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина бу объектны үзе сатып алырга һәм реставрация ясарга теләвен төзүчеләргә җиткергән булган, ризалык та алган. Ләкин 1 августта төнлә экскаваторлар белән йортны җимерә башлаганнар. Бу Уфада Зыя Камали турында соңгы истәлек иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!