Казанда кондукторсыз автобусларда юлчыларның 30 проценты акча түләми генә йөри

Иллюстратив фото

"Юлчыны штраф күләме куркытмый, шуңа күрә ул куян булып йөри дә. Хәзерге вакытта штраф 300 сум гына. Илнең башка шәһәрләрендә булган тәҗрибәдән күренгәнчә, штраф күләмен арттыру автобусларда билетсыз йөрүчеләрнең санын киметәчәк", дип саный Казандагы 2нче юлчы автотранспорт оешмасы вәкиле.

Казанда кондукторсыз түләү системына күчкән автобусларда йөрүче юлчыларның 30 процентлабы билет сатып алмый. Кондукторлардан башка эшләү тәҗрибәсенә беренче нәтиҗәләр турында "Бизнес Online"га Казандагы 2нче юлчы автотранспорт оешмасының (ПАТП-2) җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Сергей Темляков сөйләгән.

"Юлчыны штраф күләме куркытмый, шуңа күрә ул куян булып йөри дә. Хәзерге вакытта штраф 300 сум гына. Илнең башка шәһәрләрендә булган тәҗрибәдән күренгәнчә, штраф күләмен арттыру автобусларда билетсыз йөрүчеләрнең санын киметәчәк. Автобусларда кондукторсыз түләү системына күчү дәвам итәчәк", дигән ул.

5 декабрьдән башлап Казанның 72 һәм 75нче автобуслары кондукторсыз түләү системы белән эшли башлады. Автобусларга юл өчен ничек түләргә икәне аңлатылган язулар эленгән, маршрутларда билетсыз йөрүчеләрне ачыклау өчен контроль-тикшерү хезмәте хезмәткәрләре эшли.

  • Элегрәк бу тәҗрибәне 34нче маршрут белән йөрүче автобуста ясап караганнар иде. Казандагы 2нче юлчы автотранспорт оешмасы (ПАТП-2) җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин бу зур чыгымнарга китерде диде. Ул да юлчыларның 30лап проценты акча түләп тормый гына йөрүе турында әйткән иде.
  • Казанда беренче кондукторсыз маршрутлар былтыр көз барлыкка килде. Беренче булып 19 сентябрьдә 4нче маршрутның 16 трамвае кондукторсыз гына йөри башлады. Ә 20 сентябрьдә 13нче маршрутның 12 троллейбусы, шулай ук 2нче һәм 3нче маршрут белән йөрүче алты трамвай кондукторсыз түләү системына күчте.
  • Шул ук вакытта Казанда 12 шәһәр маршрутының хәрәкәт итү схумын үзгәртәчәкләр: сигезендә кыскартыла, икесе ябыла, берсе озынайтыла. Шәһәр автобусларының хәзерге хәрәкәт схемы 16 ел буе гамәлдә булды. Үзгәрешләр кертелгәннән соң, Казан автобуслары белән йөрүчеләрнең 30 проценты берничә автобус алмаштырып йөри башалячак.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!