Татарстанда кулдан язылган Коръәнне язу эшләре тәмамланган, тиздән аны бастырып чыгарачаклар.
Бу хакта Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узучы "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күрү төркеме утырышында чыгыш ясаганда Камил Сәмигуллин әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".
Кулдан язылган Коръән – Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең проекты булып тора, ул 2022 елда башланган иде. "Хәзер без аны тулысынча язып бетердек, аны тикшереп, бастырып чыгаруга әзерләү эшләре бара. Бу безнең каллиграфларның, Коръән-хафизларның казанышы", дигән ул.
Мөфтияткә бу эштә Дубай шейхы Мәъмүн әр-Рави булышкан. Аның фикеренчә, Казанда әзерләнгән Коръәннең кулъязма мүсхәфе эталон булачак һәм башка мсхәфләрне шуңа карап язачаклар.
- 2022 елның гыйнварында Казанда кулдан язылган Коръән әзерли башладылар. Ул чакта танылган каллиграф Артур Писаренко Кол Шәриф мәчетендә Изге Китапның беренче – "Фатиха" сүрәсен язуга кереште. Бер битне язу өчен ике көн кирәк, ике елда язылып бетәчәк дигәннәр иде.
- Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ул чакта, кулъязма мүсхәфен әзерләү тәҗрибәсе хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бәһрәйндә, Күвәйттә, Катарда, Либиядә, Мароккода һәм Пакстанда бар, дигән иде. Теге яки бу сүзләрне хатасыз язу өчен белгечләргә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк, диде ул.
- Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмау мөһим. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!