Казанда метро төзелешенә тагын бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән

Архив фотосы

Акча "Фучик" метро станциясеннән "Сахаров" станциясенә кадәр өлешне төзүгә китәчәк.

Казан метросының "Фучик" метро станциясеннән "Сахаров" станциясенә кадәр өлешен төзү өчен өстәмә рәвештә 985 миллион сумнан артык акча бирелә. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыккан. Бу – Казан метросының икенче тармагының беренче кишәрлеге булып тора.

Эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр башкарырга кирәк. Моңа төзелеш-монтаж, җиһаз урнаштыру һәм башка эшләр керә.

Казан метросының икенче тармагындагы беренче кишәрлек – 5,7 чакрым озынлыкта, ул тоннельләр белән дүрт станциядән торачак. Аны 2019 елның июленнән башлап төзиләр һәм тотрыклы финанслау булганда 2027 елда төгәлләргә җыеналар.

Төзелешнең беренче этабына 43 млрд сум кирәк. Акчалар республика бюджетыннан бирелә. Элегрәк Казан хакимиятләре шәһәр метросын Фучик урамындагы стациядән Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кадәр төзү мөмкинлеген карый, дип хәбәр ителгән иде.

  • Бүгенге көндә Казан метросы бердәнбер сызыктан тора, аңа 11 станция керә. Беренче өч станция 2005 елда ачылса, соңгысы (Дубравная) 2018 елда гамәлгә кертелде.
  • Икенче тармагы 12 станциядән торачак. Икенче сызыкның озынлыгы 20 чакрымлап булачак: Дубравнаядан алып Восстание урамындагы станциягә кадәр. Беренче дүрт станцияне 2027 елда ачу ниятләнә.
  • Быел август башында Казан думасы депутаты Максим Леонтьев Татарстан башкаласында метро төзелешенең әкерен баруына зарланды. Ул Казанда 20 елда 15 станция төзелсә, Мәскәүдә елына шулкадәр станция төзелгәнен әйтте.
  • Леонтьевка җавап биреп, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов әкерен төзелешнең сәбәбен финанслау җитмәү белән аңлатты. "Бөтен эш акчада", диде ул.
  • 30 август Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлады. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак.
  • Бу башлангыч Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып, аны бәян иткән иде. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!