Казанда метроны Республика клиник хастаханәсенә кадәр озынайтмакчылар

Казандагы метро. Архив фотосы

Инде бүгеннән проектка кадәргә эшләр: метро юлын сызу, башлангыч белешмәләрне туплау бара.

Казан хакимиятләре шәһәр метросын Фучик урамындагы стациядән Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кадәр төзү мөмкинлеген карый. Бу хакта "Новости" агентлыгына шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләгән.

"Хәзердән үк бу юнәлеш бик нык тулган. Киләчәктә метро булса, бу транспорт киеренкелеген бетерергә булышачак", дигән Метшин.

Инде бүгеннән проектка кадәргә эшләр: метро юлын сызу, башлангыч белешмәләрне туплау бара, дигән ул.

Шул ук вакытта Метшин икенче тармактагы дүрт станцияне - "ТАССРның 100 еллыгы", "Академия", "Зилант" һәм "Тулпар" станцияләрен төзү графикка ярашлы бара дигән.

"Хәзерге вакытта метро төзүчеләр метрополитенның икенче тармагының беренче кишәрлеген сала. Аның озынлыгы - 5,4 чакрым, ул якынча Фучик урамыннан Сахаров урамына кадәр узачак", дип сөйләгән мэр.

Бу өлешне 2027 елда тапшырырга вәгъдә итәләр.

Шул ук вакытта Метшин метро төзү арзанлы эш түгел дигән һәм беренче чорда 43 млрд сум кирәклеген әйткән. Бу акчалар республика бюджетыннан бирелә.

  • Бүгенге көндә Казан метросы бердәнбер сызыктан тора, аңа 11 станция керә. Беренче өч станция 2005 елда ачылса, соңгысы (Дубравная) 2018 елда гамәлгә кертелде.
  • Икенче тармагын исә 2020 елның апрелендә төзи башладылар, ул 12 станциядән торачак. Икенче сызыкның озынлыгы 20 чакрымлап булачак: Дубравнаядан алып Восстание урамындагы станциягә кадәр. Беренче дүрт станцияне 2027 елда ачу ниятләнә.
  • Быел август башында Казан думасы депутаты Максим Леонтьев Татарстан башкаласында метро төзелешенең әкерен баруына зарланды. Ул Казанда 20 елда 15 станция төзелсә, Мәскәүдә елына шулкадәр станция төзелгәнен әйтте.
  • Леонтьевка җавап биреп, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов әкерен төзелешнең сәбәбен финанслау җитмәү белән аңлатты. "Бөтен эш акчада", диде ул.
  • 30 август Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлады. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак.
  • Бу башлангыч Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып, аны бәян иткән иде. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!