Казанда пилотсыз очкычлар һөҗүменннән соң алты меңләп идән астын тикшереп чыкканнар

Иллюстратив фото

Шуларның 12сенә су тулган. Шулай ук яшеренү урыннарын тикшергән чакта качарга яраксыз бүлмәләр дә ачыкланган, аларда ялган элмә такталар эленеп торган.

Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң, торак хуҗалык идарәсе 5 971 идән астын тикшереп чыккан. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Тикшерелгән идән асларының 12сенә су тулган, шулай ук яшеренү өчен яраксызлары да табылган.

— Безгә тагын бер тапкыр җитди итеп эшләп чыгарга кирәк. Бу эш турында сөйләшкән идек инде, тәртип саклау оешмаларындагы хезмәттәшләр белән бурычлар куйды, әмма күп объектларда эшләр кәгазьдә генә калган. Кешеләрнең нигә тәнкыйтьләве аңлашыла, дигән Казан мэры Илсур Метшин.

Гыйниятуллин әйтүенчә, су тулган 12 идән астының алтысы тәртипкә китерелгән, туфрагын гына корытасы калган. Калганнарының өчесе — Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, өчесе —Совет районында.

Шулай ук яшеренү урыннарын тикшергән чакта качарга яраксыз бүлмәләр дә ачыкланган, аларда ялган элмә такталар эленеп торган.

Яшеренү урыннарына куелган таләпләргә ярашлы, түшәмнәрнең биеклеге 1,7 метр булырга, бер кешегә 0,7 дүрткел метр туры килергә тиеш. Кеше буе җитәрлек биеклектән торбалар уза икән, андый идән асларын яшеренү урыны итеп кулланырга ярамый, дигән Гыйниятуллин.

Хәзерге вакытта яшеренү урыннарыннан ачкычларны тапшыру өчен һәр йорттан бер җаваплы кешене эзлиләр, диелә.

Метшин әйтүенчә, Казанда һәр йортка берешәр җаваплы кеше итеп билгеләрлек санда түрәләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, полиция хезмәткәрләре юк. Шуда күрә ул шәһәрдә яшәүчеләрнең үзләрен дә актив булырга чакыра.

— Без сугыш куркынычлары вакытында яшәвебезне аңларга тиеш. Пилотсыз очкычларның Казанга кадәр очып килеп җитүен дә, — дигән Метшин.

  • 21 декабрьдә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Казанга 8 дронның һөҗүм итүе, аларның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булуы әйтелде.
  • Җирле хакимиятләр мәгълүматынча, һөҗүмнәрнең берсе "сәнәгать оешмасына" туры килгән. SOTA фаразынча, бу дары заводы булырга мөмкин. Бер дрон елга өстендә шартлады, калган алтысы торак йортларга һөҗүм итте.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!