Казанда яшәүчеләргә фатир хуҗаларының чираттан тыш җыелышларында кыш көне ишек алларыннан кар чыгару мәсьәләсен хәл итәргә һәм йорт тирәсендәге җирләрне чистартуга яңа тарифлар билгеләргә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Татар-Информ" яза.
- Бүген игъланны күрдек, бик ачуыбыз килде. Тагын нәрсә өчен түләргә? Болай да кардан чистартып, ул карны чыгарырга тиеш түгелләр мени соң инде? — дип зарланган агентлык әңгәмәдәшчесе.
Идарәче ширкәтләрнең берсендә әйтүләренчә, җыелышларда фатир хуҗаларына кар чыгару белән бәйле шартлар тәкъдим итәчәкләр.
— Бу — карны яшел зонада да, тротуарда да, парковкалар янында да өеп яткырмас өчен. Кешеләр шушы карарны кабул итсә генә аны чыгарачаклар. Моның өчен 50 проценттан артык тавыш җыярга кирәк. Карны күпләп җыеп яткан өчен административ-техник инспекциядән штраф булырга мөмкин, аны җыеп ятарга ярамый бит, — дип хәбәр иткәннәр "Уңайлы йорт" ("Уютный дом групп") идарәче ширкәтендә.
"Иске шәһәр" ("Старый город") идарәче ширкәтендә исә карны чыгару өчен моның белән шөгыльләнә торган оешманы яллаячакларын әйткәннәр, чөнки үзләренең "КАМАЗ"лары юк.
- Тарифларны фатир хуҗалары үзләре билгеләячәк, дип аңлатканнар "Иске шәһәр"дә.
Мондый җыелышларның берсендә фатир хуҗаларына йорт янындагы җирләрне карап торган өчен түләүләрне фатирның бер дүрткел метрына 5 сум 15 тиеннән 11 сум 25 тиенгә кадәр арттырырга тәкъдим ителгән.
Идарәче ширкәттә бу тәкъдимне ишек алдын җыештыручы тагын өстәмә кешеләрне ялларга акчалар җитми дип аңлатканнар. Фатир хуҗаларының күпчелеге бу тәкъдимне тискәре кабул иткән. Карны чыгаруны сыйфатлы итеп башкарачакларына инанырга телибез, дигәннәр.
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгының торак-коммуналь хуҗалык урынбасары Илназ Сибгатов әйтүенчә, әйтик ике катлы, ике подъездлы, яши торган өлеше 600 дүрткел метр тирәсе булган йортның янындагы җирләрне җыештырырга якынча ай саен өч мең сум гына җыя алачаклар.
— Бу акчага ишек алды җыештыручы табып, трактор яллау авыр. Шуңа да без тарифларны арттырырга тәкъдим итәбез, моңа кар чыгару да керәчәк. Йорт яныдагы җирләрне җыештыру һәм алардан кар чыгару арттырылган тарифлар белән башкарылса, чисталык һәм сыйфат та югары дәрәҗәдә булачагын халыкка җиткерергә тырышачакбыз, дигән ул.
Казан мэриясендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифтагы чыгымнарга өйләр янындагы карны чыгару чыгымнары кертелмәгән. Канунга ярашлы ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, аңа бәйле карарны йортларда яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш.
Казан мэриясендә аңлатуларынча, әгәр кар чыгарган өчен өстәмә тариф кертелсә, түләүләр аена якынча 300 сумга артачак.
- Казанда кышкы чорда шәһәрне кардан чистарту хезмәтендә эшләргә 291 кеше җитми, дип зарланган иде хакимиятләр.
- Быел гыйнварда булган бураннардан соң Казанның беричә районы шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачагын әйткән иде.
- Көчле кар яуганнан соң Казанның кайбер районнары чүпкә батты. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган. Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелде: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган. Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.
- Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр булды. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудырды.
- Быел 1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!