Казандагы мәхкәмә Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны вәкаләтләреннән файдалану турындагы эш нигезендә 6,5 елга хөкем иткән

Роберт Мусин

Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны икенче җинаять эшендә дә гаепле дип тапкан. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Мәхкәмә аны "вәкаләтләреннән явызларча файдалану" (Русия Җинаять кодексының 201 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип таныган һәм 6,5 ел колония мөддәте биргән. Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Шулай ук мәхкәмә аңа өч ел буе җитәкче вазифаларында эшләүне тыйган.

Икенче җинаять эшеннән килгән зыян 26 миллиард сумны тәшкил иткән.

Мусинга вазифаи вәкаләтләреннән яман ниятләрдә файдалану турындагы гаепләүне 2022 елның февралендә белдерделәр. Җинаять эшен әле 2020 елда ук, билгесез затларга карата ачканнар иде. Соңрак Мусин бу эштә төп гаепләнүче булды.

2022 елның 28 сентябрендә Вахтов районы мәхкәмәсе "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесен 12 елга колониягә хөкем иткән иде. Соңрак Татарстанның Югары мәхкәмәсе җәза мөддәтен киметеп, 11 елга калдырды.

Мусинны вәкаләтләреннән яман ниятләрдә файдалануның алты очрагында гаепләделәр. Мәхкәмә шуларның дүртесендә аны гаепле дип тапты. Тикшерү килгән зыянны 50 млрд сумга якын, дип бәяләде. Шулай ук Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм иттеләр һәм өч ел буе ширкәтләрдә җитәкче вазифаларында эшләүне тыйдылар.

2019 елның гыйнварына кадәр ул тикшерү изоляторында утырды, соңрак аны йорт сагына күчерделәр. Хөкем карары игълан ителгәч, Мусин кабат сак астына утыртылды.

  • 2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.
  • 2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.
  • Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!