Кефедә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң икенче көн буе нефть базасы яна, меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр

Иллюстратив фото

Фаразларның берсе - ут зарар күргән цистерналардан янәшәдәге нефть тутырылган резервуарларга күчкән, дип яза Astra.

Аннексияләнгән Кырымдагы Кефе (Феодосия) шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң инде икенче көн нефть ныгытмасы яна. Меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта шәһәрнең Русия куйган башлыгы Игорь Ткаченко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Кара диңгез яр буенда һәм Якын Камыш (Ближние Камыши) тирәсендә яшәүче 1047 кешене вакытлыча яшәү пунктларына җибәргәннәр. Теркәлү үткәч һәм медицина хезмәткәрләре тикшергәч кешеләрне Кефенең кунакханәләренә һәм пансионатларына урнаштырганнар.

Янгынны сүндерү дәвам итә. Фаразларның берсе - ут зарар күргән цистерналардан янәшәдәге нефть тутырылган резервуарларга күчкән, дип яза Astra.

  • Кефедә яна торган нефть ныгытмасы - "Диңгез нефть терминалы" ("Морской нефтяной терминал") оешмасы булырга мөмкин. Кичә, 7 октябрьгә каршы төндә аңа пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
  • Кефедәге нефть күчереп төяү терминалы - аннексияләнгән Кырымда иң зурысы булып тора. Ярымутрауда мондый ике терминал бар, икенчесе - Акъярда (Севастополь) урнашкан.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!