Киләсе елдан мәктәпләрдә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе укытыла башлый

Иллюстратив фото

Иллюстратив фото

Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак.

Русия мәктәпләренә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе кире кайтачак. Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак. Бу хакта патриарх Кирилл әйтте, дип җиткерә ТАСС дәүләт агентлыгы.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов исә бу фәннең мәктәпләргә 2026 елның 1 сентябреннән кайтачагын җиткергән.

Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресен башта 2023 елдан башлап, бишенче-тугызынчы сыйныф балаларына укытмакчылар иде. Яңа фәнне укытуның максаты – укучыларда "шәхес тәрбияләү", аларны "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына тарту" диелде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, мәктәпләргә яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.
  • Русия мәктәпләрендә дә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!