Киләсе елның июленнән Русиядә электрга бәя нык артачак

Иллюстратив фото

Иллюстратив фото

Тарифлар уртача 12,6 процентка артачак, төрле төбәкләрдә аерылып торачак. Утка бәяләр иң күбе — 20 процентка диярлек Пермь краенда, Мордовиядә, Кемер һәм Чиләбе өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә артыр дип көтелә.

Русиядә киләсе елның июленнән халыкка электр энергиясенә бәя нык артачак. Бу хакта Русия президенты хакимияте структурасына керүче Комплекслы стратегик тикшеренүләр институтында әйттеләр.

Тарифлар уртача 12,6 процентка артачак, төрле төбәкләрдә бәяләр аерылып торачак.

Утка бәяләр иң күбе — 20 процентка диярлек Пермь краенда, Мордовиядә, Кемер һәм Чиләбе өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә артыр дип көтелә. Мәскәүдә тарифлар 15, Петербурда 14,6 процентка үсәчәк.

Элегрәк хөкүмәт киңәшмәсендә видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда Владимир Путин Русия икътисадындагы "авырлыклар" турында белдергән иде.

Аның әйтүенчә, төп сәбәпләр — "тышкы санкцияләр" һәм "шәхси структур чикләүләр, шул исәптән эшчеләр һәм технологияләр кытлыгы һәм логистика". Бу факторлар барысы да инфляция дәрәҗәсендә дә чагыла, дип белдерде Путин һәм соңгы елда ул дүрт тапкырга диярлек тизәйде диде.

Бу елның көзенә кадәр Путин Русиядәге җитди икътисади проблемнарны танымады, киресенчә, үзенең чыгышларында ил икътисады санкция басымнарына бирешмәде, халыкның яхшы тормышы белән беррәтән үсте генә, дип әйтеп килде.

Росстатның рәсми белешмәләренә күрә, октябрь ахырына Русиядә еллык инфляция 8,5 процент булган. Оешма азык-төлеккә дә бәяләр нык артуын теркәгән: рәсми статистикага күрә, ел башыннан бәрәңге 50 процентка кыйбатланган, ак май 23,4 %, сарык ите 21,1 процент, сөт 11,8 процент, каймак 11,9 процент, ипи 11,2 процент кыйммәтләнгән. Төзелеш материалларына бәя 20 процентка диярлек арткан, җәмәгать транспортында йөрү 10лап процентка кыйбатланган.

  • Шул ук вакытта узган елның ноябрендә Владимир Путин якындагы өч елга федераль бюджет турында канун имзалады. Аңа ярашлы гаскәр өчен чыгымнар 70 процентка диярлек артачак. Бу — бюджет чыгымнарының 30 проценты диярлек һәм Совет берлеге чорыннан бирле иң зур күрсәткечләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!