"Къырым" газетының баш мөхәрриренә һәм гамәлгә куючысына кабат штраф салганнар — бу юлы совет диссиденты турындагы язма өчен

"Къырым" газеты

Полиция һәм Роскомнадзор фаразынча, совет диссиденты һәм хокук яклаучысы Людмила Алексеева турындагы мәкаләдә "Америка авазы" һәм "Азатлык Pадиосы" турында мәгълүмат булган, әмма аларның "ят агент" булуы әйтелмәгән.

Аннексияләнгән Кырымда "Къырым" бәйсез газетын гамәлгә керткән Сейран Ибраһимовка һәм газетның баш мөхәррире Бекир Мамутовка барлыгы 44 мең сум штраф салганнар. Аларны газетта совет диссиденты һәм хокук яклаучысы Людмила Алексеева турында кырымтатар телендә чыгарган язма өчен "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаепле дип тапканнар. Бу хакта "Грати" җиткерә.

Полиция һәм Роскомнадзор фаразынча, Алексеева турындагы мәкаләдә "Америка авазы" һәм "Азатлык радиосы" турында мәгълүмат булган, әмма аларның "ят агент" булуы әйтелмәгән.

Газетта бу язма үзе 2023 елның 26 октябрендә үк чыккан булган.

Мәхкәмәдә Мамутовның хокукларын яклаган юрист Лилия Гемеджи бу язма - Алексееваның кыска биографиясе булуын һәм аның ТАСС дәүләт агентлыгы сайтыннан күчереп алынуын әйтә. "Бу язма әле дә ачык кулланышта. Мәхкәмә бу фактка бәяләмә бирмәде", дигән ул.

Быел "Къырым" газетына, аның вәкилләренә берничә тапкыр штрафлар бирелде. Август ахырында аннексияләнгән Кырымдагы Русиягә буйсына торган Җәмәгать мәхкәмәсе газетны гамәлгә керткән Сейран Ибраһимовны "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаепле дип тапкан һәм аңа 250 мең сум штраф салган иде.

Русия мәхкәмәсе газет редакциясенә "гаскәрне дискредитацияләү" маддәсендә гаепләп 300 мең сум штраф салган иде.

Шулай ук "Къырым" бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм ялган мәгълүмат тарату турында административ беркетмәләр төзелде.

18 июньдә аннексияләнгән Акмәчетнең (Симферополь) Киев районы мәхкәмәсендә Мамутовның административ эше каралды. Мәхкәмә аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып 100 мең сум штраф салды.

  • "Къырым" газеты 1989 елның июленнән кырымтатар телендә чыга. Ул кырымтатарлары Кырымга кайтканнан соң бу телдә чыга башлаган беренче басмаларның берсе.
  • 2021 елда Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" газетына мәхкәмә дүрт мең сум штраф салган иде. Газет хисапны күчереп басканда "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаепләнде.
  • БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кырымны Русия басып алганнан соң, ягъни соңгы ун елда кеше хокуклары торышы хисабын чыгарды. Анда оккупация белән килешмәүчеләргә карата барган репрессияләр, милли һәм дини карашларны бастыру, Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр итү һәм башка шундый хокук бозу хәлләре бәян ителә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!