Аннексияләнгән Кырымдагы Русия үткәргән сайлауларда (Украина һәм башка илләр бу сайлауларны танымый) кырымтатар халкы вәкилләре арасыннан җирле шураларга 245 депутатны сайлап алдылар. Күпме бу? Әлеге кешеләрне нәрсә рухландыра? Азатлык Радиосының "Крым.Реалии" проекты кырымтатар лидерларының фикерен белешкән.
2014 елда мәктәпкә барган балалар киләсе елга студентлар булачак. Бу — тулы бер буын, аның гомеренең зур өлеше пропагандага дучар ителгән.
Аннексияләнгән Кырымның Кремль контролендәге парламенты һәм җирле шураларына 2019 елның 8 сентябрендә үткән сайлауларда да кырымтатар халкыннан 250ләп кешене депутат итеп сайлаганнар иде. Шуңа күрә аларның саны артты дип әйтеп булмый.
"Җирле хакимият оешмаларына кырымтатарлар арасыннан 245 депутат сайланды. Марттагы президент сайлавында милләте, диненә карамастан галәмәт зур хуплау булуын күрдек. Һәм хәзер бу күренеш җирле шура сайлауларында, кешеләр хакимиятнең җирле оешмаларына үз вәкилләрен сайлаган вакытта да кабатланды. Хәзер бездә булган бу актив белән иң әһәмиятле, көнкүреш мәсьәләләрне хәл итү өчен бергәләп тырышырга кирәк", дип хәбәр итте "Миллет" телеканалы эфирында Кырымдагы Русия хөкүмәтенең милләтара мөнәсәбәтләр эшләре комитеты рәисе Руслан Якубов.
Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров әйтүенчә, кырымтатарларны Русия хакимияте оешмаларына җәлеп итүгә нык булышучылар — кырымтатарлар арасындагы җирле коллаборантлар.
"245 депутат — улкадәр күп түгел. Моны 10 ел дәверендә Русия пропагандасы эшләве белән аңлатып була. 2014 елда мәктәпкә барган балалар киләсе елга студентлар булачак. Бу — тулы бер буын, аның гомеренең зур өлеше — пропагандага дучар ителгән. Безнең үзебездә үстерелгән коллаборантлар бу процесста оккупантларның үзләренә караганда да активрак катнаша. "Урыс дөньясы"нда теләсә нинди бәйсез активлык бик рәхимсез рәвештә бастырыла", дип сөйләгән "Крым.Реалии"га Мәҗлес рәисе урынбасары.
Башка халыклар кебек үк, безнең күпне күргән халкыбызның да куркакларга да, каракларга да, башка шуның ише адәм актыкларына да хакы бар
Кырымтатар активисты, Кремльнең элекке сәяси тоткыны Исмаил Рамазанов фикеренчә, Русия сәясәтендәге кырымтатарлар арасында Украина тарафдарлары аз түгел.
"Кызганыч, безнең мәгълүмат чаралары, тәртип саклаучылар һәм башка институцияләр Кырымда яшәүчеләргә Русиянең "сайлау" дип аталган чарасында катнашуның куркынычы турында тулысынча җиткерү мөмкинлегенә ия түгел. Әмма, шулай булса да, кырымтатар депутатларының проценты бик аз. Әгәр кырымтатарлар арасыннан булган депутатлар турында сөйләсәк, монда Совет берлеге чорында Украинаның каршылык күрсәтүен искә төшерергә мөмкин. Ул чакта да Совет берлеген эчтән җимерү өчен, совет хакимияте оешмаларына урнаштыру очраклары булган. Шуңа күрә, минемчә, Русия хакимияте оешмаларындагы кырымтатарлар арасында, беренче чиратта, баскынлыктагы кырымтатар халкы мәнфәгатьләрен яклап, шул ук вакытта баскын хакимиятне какшатучы яшерен эшчәнлек алып баручылар да аз түгелдер. Оккупантларга килгәндә, алар өчен бу депутатлар – бер пәрдә генә, "Кырымдагы милләтара татулык" турында сөйләгәндә — шуның артына яшеренәләр", дип белдергән активист.
Акмәчеттәге кырымтатар җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, (редакция иминлек максатында аның исемен атамый) кырымтатарлар арасыннан депутатларның бу кадәр аз булуы — кырымтатарларның аннексияләнгән Кырымдагы Русия хакимиятен хуплавын күрсәтеп тормый.
"Бу депутатларның нинди "мөһим көнкүреш мәсьәләләрен" хәл итүе турында сүз барадыр... Аңлашыла бит — аларның күбесе үзен баету өчен мөмкинлектән кулланырга гына омтыла. Башка халыклар кебек үк, безнең күпне күргән халкыбызның да куркакларга да, каракларга да, башка шуның ише адәм актыкларына да хакы бар. Ягъни бу факт берничек тә ниндидер һәм нәрсәнедер хуплау, бигрәк тә "галәмәт зур" хуплау турында сөйләми. Кемгә-кемгә, тик Руслан Якубовка мондый белдерүләр ясау килешми, Милли Мәҗлес әгъзасы булуына карамастан, ул — ачыктан-ачык коллаборационист", дип вазгыятькә үз фикерен белдергән басма әңгәмәдәшчесе.
Оккупантларның хакимият оешмаларында кырымтатарларның да катнашуы — агрессор-ил өчен файда гына
"Крым.Реалии" анонимлыкны саклауны шарт итеп, аннексиядән соң Кырымнан Львовка күчеп киткән кырымтатар активисты да белән сөйләшкән. Аның әйтүенчә, Кырымдагы Русия депутат корпусында кырымтатарларның вәкиллек итүе мәсьәләсендә "бөтен әйбер дә бәхәсле".
"Баскынлыкта килеш канәгатьсезлек белдерү — репрессияләр өчен һәдәфкә әйләнү икәнлеген яхшы аңлыйм. Шул ук вакытта намусыңны, вөҗданыңны сатып "депутат" булу — оккупантлар өчен файда гына; имеш кешеләр Русия хакимиятен уңай кабул итә. 10 ел — баскынлык; төрмәләрдә — йөзләгән сәяси тоткын; дистәләгән кеше үтерелгән һәм хәбәрсез юкка чыккан. Оккупантларның хакимият оешмаларында кырымтатарларның да катнашуы — агрессор-ил өчен файда гына. Кырымда хәлләр бик катлаулы анда", дип искәрткән активист.
#LiberatecCrimea Кырымны деоккупацияләү халыкара кампаниясе вәкилләре исә Русия хакимиятләренең кырымтатарларга ышанычы юк, ди.
"Безнең чыганакларда булган мәгълүматка күрә, Русия түрәләренең кабинетларында кырымтатар хезмәттәшләренә бик ышанычсыз мөнәсәбәттә торалар. Кырымтатар халкының, нигездә, Украина яклы булып калуы турында барысы да белә. Имеш Русия хакимиятләре хакимияттә кырымтатарларның да катнашуын тели кебек күренә, әмма чынлыкта бу — алай түгел. Кырымда кырымтатар җәмгыяте белән Русия яклы җәмгыять арасындагы бүленеш (раскол) бик көчле. Русия хакимиятен хуплаучы активистларның күбесе Аксенов кырымтатарларга җитәкче эш урыннарын артык күп таратты дип саный. Хәзерге вакытта Кырымдагы "милләтара татулык" — бары тик Кремль сәясәте белән килешмәүнең кечкенә генә билгеләрен дә рәхимсез бастыруларына гына тотынып тора", — дип сөйләгән #LiberateCrimea активистлары.
Кырымтатар активисты Эдем Дудаков мәгълүматынча, 2012 елда Кырымда кырымтатар халкының 2400ләп депутаты булган.
Украина һәм халыкара демократик берләшмә аннексияләнгән Кырымдагы Русия сайлауларын хөкем итә һәм танымый. Украина җинаять кодексының "Коллаборацион эшчәнлеккә булышу" маддәсе нигезендә мондый сайлауларны оештыручыларга җинаять җаваплылыгы яный.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!