Киров өлкәсендәге пенсионер хатын-кызны көчләгән һәм үтергән өчен хөкем ителгән вагнерчы кабат сугышка киткән

Иллюстратив фото

Ул колониядә ярты ел да утырмаган.

Украинадагы сугышта катнашып кайткан, 2023 елның мартында Киров өлкәсендә яшәүче 85 яшьлек хатын-кызны аеруча рәхимсез рәвештә үтергән ирне кабат колониядән азат иткәннәр һәм сугышка җибәргәннәр. Бу хакта "Травмпункт" хокук яклау проекты җиткерә.

Киров өлкәсенең 1нче төзәтү колониясе җитәкчесе зыян күрүчеләр ягына хат җибәргән, ул бу хатта быел 23 мартта кабул ителгән 61нче федераль канунга сылтана. Канунга ярашлы, Русия саклану министрлыгы җинаять кылган һәм элек хөкем ителгән затларны контракт белән хәрби хезмәткә алырга мөмкин.

Быел 24 апрельдә Киров өлкә мәхкәмәсе пенсионерны үтергән һәм көчләгән ирне 22 ел колониягә хөкем иткән иде. Июльдә апелляция мәхкәмәсе ирнең җәза мөддәтен арттырды һәм 23 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Хокук яклаучылар искәртүенчә, колониядә ярты ел да утырмаган килеш ир сугышка китеп барган. Шул ук вакытта ул рухи зыян өчен мәрхүмәнең туганнарына ике миллион сум акча түләргә тиеш.

Элегрәк Азатлык бу җинаять турында тулырак язган иде. Былтыр март ахырында Татарстанның күршесе - Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

2023 елның мартында ул сугыштан туган ягына Киров өлкәсенең Новый Бурец авылына кайта һәм анда яшәүчеләрне куркытып тора башлый. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.

Элегрәк ир авылдашын үтергән өчен 14 елга хөкем ителгән була, тик "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән контракт төзеп, 2022 елның сентябрендә колониядән чыга.

Тикшерү фаразынча, ир исерек килеш бер карчык янына керә, карт булганга күрә ул ярдәмгә мохтаҗ хәлдә булган, каршы тора алмаган. Ир аңа күп тапкырлар чәнчегән, бер үк вакытта аны көчләгән диелә.

  • Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Былтыр көз Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!