Көньяк Корея күзләве: Украина кораллы көчләре Төньяк Корея хәрбиен әсирлеккә алган

Иллюстратив фото

26 декабрь кичендә "Мілітарний" Telegram-каналы әсир төшкән дип фаразланучы Төньяк Корея хәрбиенең фотосын чыгарды. Канал хәбәрендә Украина кораллы көчләренең " Төньяк Корея гаскәренең беренче сугышчысын әсир алуы" турында әйтелә. Мәгълүматны Көньяк Корея күзләве дә раслый.

Көньяк Корея күзләве украин хәрбиләренең Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышта Русия ягында сугышкан Төньяк Корея солдатын әсирлеккә алуын раслый. Бу хакта "Рёнхап" агентлыгы җиткерә.

Солдатның яралы булуы әйтелә.

AFP-ның Көньяк Корея күзләвендәге чыганагы әйтүенчә, Төньяк Корея хәрбиенең кайда әсир төшүе турында әлегә мәгълүмат юк.

Кичә, 26 декабрь кичендә "Мілітарний" Telegram-каналы әсир төшкән дип фаразланучы Төньяк Корея хәрбиенең фотосын чыгарды. Канал хәбәрендә Украина кораллы көчләренең " Төньяк Корея гаскәренең беренче сугышчысын әсир алуы" турында әйтелә. Әлегә украин хакимиятләре бу мәгълүматка фикер белдермәде.

2024 елның октябрь ае башында Төньяк Корея хәрбиләрен Русиягә җибәрүләре турында хәбәрләр күренә башлады.

The Wall Street Journal белешмәләренчә, Курски өлкәсендә алар белән Төньяк Корея баш штабы җитәкчесе урынбасары, генерал Ким Ён Бок җитәкчелек итә.

Дүшәмбе, 23 декабрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Курски өлкәсендә Русия ягында сугышкан һәм һәлак булган яки яраланган төньяк кореяларның саны өч меңнән артты, дип белдергән иде.

Көньяк Корея күзләве Украинадагы сугышта Төньяк Кореянең югалтуларын якынча 1100 кеше дип бәяләде. Пһеньян Русиягә өстәмә гаскәрләрен һәм өстәмә корал җибәрергә әзерләнергә мөмкин дип тә белдерделәр Сеулда.

Украина президенты Владимир Зеленский 14 декабрь көнне курски өлкәсендәге штурмнарда Төньяк Корея гаскәрләрен куллана башлауларын белдергән иде.

Ике көннән соң украин хәрбиләре Русия хәрбиләренең Курски өлкәсендә яңарак булган штурмнарыннан соң үлүчеләрнең фотоларын һәм видеосын чыгарды.

Азатлык радиосының украин хезмәтенең "Схемы" проекты хәбәр итүенчә, алар арасында Төньк Корея хәрбиләре дә булган.

  • Көнбатыштагы һәм Украинадагы рәсми затлар Курски өлкәсенә Төньяк Корея хәрбиләренең килүен - Украинада ике елдан артык барган сугышның "җитди киеренкеләшүе" дип атый.
  • Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
  • 9 ноябрь, шимбә көнне Путин бу килешүне ратификацияләү турында канун имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!