Куәт оешмалары вәкилләре Казандагы канунсыз пансионаттан 22 пенсионерны алып чыккан, аларның кайберләре богаулап куелган булган

Иллюстратив фото

Тентү үткәргән вакытта картлар йортында бер өлкәннең мәетен тапканнар, ул анда 2-3 тәүлек яткан булырга мөмкин. Бер ел эшләве дәверендә биредә 20ләп өлкән үлгән. Куәт оешмалары үләр алдыннан аларның милке башкаларга яздырылмаганмы дип тикшерә, бер карчыкның милкен шулай эшләгән булганнар.

Казанда канунсыз картлар йортының эшчәнлеге туктатылган, ул Щербаков бистәсендәге шәхси йортта урнашкан булган. Тентү вакытында коттеджда 22 пенсионерны табып алганнар, аларның дүртесе ятакларына богаулап куелган булган. Өлкәннәрне Казан хастаханәләренә урнаштырганнар, дип җиткерә "Бизнес Online".

Куәт оешмаларының уртак махсус операциясе белән Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник идарә иткән. Урында тикшерү комитеты, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, Росгвардия һәм Роспотребнадзор вәкилләре эшләгән. Тентү үткәргән вакытта картлар йортында бер өлкәннең мәетен дә тапканнар, ул анда ике яки өч тәүлек яткан булырга мөмкин диелә.

Тикшерү эшәрен зур күләмдә акча белән хәрәмләшү турындагы җинаять эше белән бәйле башлаганнар. Быел гыйнвар аенда бу канунсыз пансионатта яшәгән бер карчыкның милкен чит кешеләргә яздырганнар. Ә берничә көннән ул үлгән.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Щербаковта бер ел эшләү дәверендә бу картлар йортында 20ләп кеше үлгән. Хәзер куәт оешмалары вәкилләре аларның милке дә үләр алдыннан берәрсенә яздырылмаганмы дип тикшерә. Тикшерү комитеты шикләнелүчеләрне тоткарлап, сорау алулар уздыра диелә хәбәрдә.

  • 2020 елда Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишбулды авылында хосусый картлар йортында янгын чыкты. 11 пенсионер янып үлде. Пансионаттан дүрт кеше генә исән котыла алды: картлар йорты хезмәткәре янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, үзе уянганнан соң бинадагыларны уятып, өч кешене тәрәзә аша чыгара һәм үзе дә котылып калырга өлгерә.
  • Ишбулдыдагы хосусый картлар йорты мөдире Рәсимә Маһияновага өч ел колония хөкеме чыгарылды. Мөдирне ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип таныдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!