Курски өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде

Cуджа шәһәре, Курски өлкәсе

6 августта Курски өлкәсенә Украин хәрбиләре үтеп керде, шуннан бирле сугышлар бара.

Курски өлкәсендә дүртенче көн рәттән сугышлар бара. Бүген, 9 августта исә, биредә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Курски өлкәсенә украин хәрбиләре 6 августта үтеп керде һәм Суджа район үзәге тирәсенә ныгытып урнашты. 9 августка каршы төндә Рыльски шәһәре янында Русия хәрби техникасына һөҗүм булды.

Украина хәрбиләренең Рыльски янында Русия хәрбиләре колоннасына һөҗүме нәтиҗәләре төшерелгән видео 9 август иртәсендә чыкты. Анда кимендә 14 йөк машинасының зарарлануы күренә, кайберләренең кузовларында һөҗүмдә үлгән Русия хәрбиләренең мәетләре ята.

Русия "хәрби корреспондентлары" мәгълүматынча, хәзерге вакытта Курски өлкәсендәге сугышлар Курчатов шәһәреннән 30 чакрымда гына бара. Ә бу шәһәрдә атом электр станциясе урнашкан.

Төрле чыганакларына, шул исәптән җирле халыкка да таянып, The Insider хәбәр итүенчә, Русиянең Курски өлкәсенә үтеп кергәннән бирле украин хәрбиләре әлеге вакытка чаклы 11 торак пунктны яулап алган.

Украина президенты Владимир Зеленскийның киңәшчесе исемен күрсәтмәүне сорап The Washington Post басмасына "украин көчләре Курски өлкәсендә 100ләп дүрткел километрны яулап алды", дип белдергән.

Русия саклану министрлыгы вазгыятьне контрольдә тотабыз дип ышандыра.

Күп санлы видеоларда җирле халык Русия хәрбиләренең вазгыятьне контрольдә тотабыз дигән сүзләре - ялган ди һәм эвакуацияләнүгә ярдәм булмавына зарлана.

Кичә Владимир Путин Курски өлкәсендәге сугышлар сәбәпле өйләреннән киткән гаиләләргә 10 мең сум түләргә вәгъдә итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында әйтелгәнчә, федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән кешеләрнең шундый күләмдә түләү алырга хакы бар. Милкен өлешчә югалтканнарга - 50 мең сум, тулысыгча югалтканнарга - 100 мең сум ярдәм каралган. Әгәр кеше үлсә, бер миллион сум пособие бирелә, сәламәтлегенә зыян килсә - 200-400 мең сум.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итүенчә, 6-8 августта Курски өлкәсендә атышлар аркасында 66 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның тугызы - балалар. Хастаханәләрдә 38 кеше ята диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!