Русиянең Курски өлкәсендә өченче көн рәттән сугышлар дәвам итә. Бүген, 8 августта төбәк башлыгы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов һава һөҗүменә каршы чаралар өлкә күгендә җиде ракет һәм алты пилотсыз очкыч бәреп төшерде, дип белдерде. Төн эчендә берничә тапкыр ракет куркынычы тәртибе игълан ителгән.
Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы төнлә һәм иртән һава һөҗүменә каршы системнар Курски өлкәсе күгендә алты дрон белән биш ракетны юк итте, дип ышандыра. Министрлык белешмәләренчә, Белгород өлкәсендә 14 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр.
Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә әйтүенчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсенең эченә таба ун чакрым алга киткән булырга мөмкин.
Русия саклану министрлыгына якын "Рыбарь" Telegram-каналы язуынча, украин хәрбиләре Суджаның көнбатыш өлешен яулап алган һәм хәзер бәрелешләр сызыгы Суджа дигән кечкенә генә елга ага торган дамба тирәсеннән уза. Русия ягыннан бу урынны нигездә "җирле ополчение отрядлары" саклый.
Хәзерге вакытта "украин хәрби бүлекчәләренең хәрбиләре саны да, хәрби техникасы запасы да сарыф итеп бетерелмәгән", дип яза канал.
Русиянең саклану министрлыгына тәнкыйди карашта торучы "Два майора" Telegram-каналы исә "вазгыять катлаулы", украин хәрбиләре "элегрәк бәяләнгәннән зуррак көчләрне" эшкә җигәчәк, дип искәртә. Кичә канал Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре бригадасы үтеп кергән дип язган иде, димәк мең кешедән дә ким түгел.
"Два майора" белешмәләренә күрә, Украина кораллы көчләре Коренево бистәсенә килеп җиткән. Аларны анда "сугышып туктатканнар". Коренево тирәсендә сугышлар баруын "Рыбарь" Telegram-каналы һәм сугышны хуплаучы башка каналлар да хәбәр итә.
Кичә Русия президенты Владимир Путин украин көчләрен Курски өлкәсендә "масштаблы провокация" ясауда гаепләде, ә Баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимов бу хәлләрне контрольдә тотарлык дип аңлатты, Русия гаскәрләре украин хәрбиләренең алга китешен туктатты, дип белдерде.
- Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына кичә, 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде. "Агентство" басмасының соңгы исәпләүләренә күрә, Украина Курски өлкәсенең 350ләп дүрткел чакрымын яулап алган.
- Сугышны хуплаучы Colonelcassad каналы украин хәрбиләре "Суджа" газ үлчәү станциясен яулап алган дип хәбәр итә. Бу станция Украина җирләре аша Европага газ кудыра. Бу мәгълүматлар рәсми расланмаган.
- Төбәктә гадәттән тыш хәл кертелде, кешеләрне эвакуациялиләр. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, һөҗүмдә 31 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның алтысы - балалар. Курски хакимиятләре биш кешенең үлүен әйтте.
- Украина ягы әлегә бу хәлләргә рәсми фикер белдермәде. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.
- АКШ Киевтан Курски өлкәсенә һөүме белән бәйле аңлатма бирүен таләп итмәкче. Бу хакта Ак йорт вәкиле Джон Кирби әйтте.
- АКШ Дәүләт департаменты Украина кораллы көчләренең рейды турында алдан белмәдек, тик сугыш шартларында ничек эшләргә дигән карарларны Киев үзе кабул итә диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!