Липецки өлкәсендә дроннар һөҗүменнән соң хәрби һава аланы яна, хакимиятләр якындагы торак пунктлардан кешеләрне эвакуацияли

Иллюстратив фото

Липецки муниципаль бүлгесендә гадәттән тыш хәл кертелгән, транспорт хәрәкәте туктатылган.

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Липецки янындагы хәрби һава аланында янгын башланган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

Astra белешмәләренә күрә, дроннар аэродромга һөҗүм иткәннән соң кораллар сакланган келәт яна башлаган.

Липецки өлкәсе губернаторы Игорь Артамонов иртәнге хәбәрләрендә хәрби һава аланында чыккан янгынны телгә алмады. Липецки пилотсыз очкычларның көчле һөҗүменә дучар булды, дип җиткерде. Аның әйтүенчә, "сивил корылмалардан еракта" шартлау куркынычы булган объектлар шартлаган. Липецки муниципаль бүлгесендә гадәттән тыш хәл кертелгән, транспорт хәрәкәте туктатылган.

"Копцевы хутора, Федоровка, Яковлевка, Тынковка авылларында яшәүчеләрне, иминлекләрен тәэмин итү өчен, эвакуацияләү карары кабул ителде. Вакытлыча яшәү өчен урыннар һәм транспорт әзерләнә. Бу торак пунктларда яшәүчеләргә ашыгыч хезмәтләр вәкилләре күрсәтмәләрен үтәргә кирәк", дип язган ул.

Эвакуация зонасына 416 йорт хуҗалыгы керә. Бу торак пунктлар хәрби һава аланыннан ерак түгел урнашкан.

Пилотсыз очкычлар һөҗүмендә кимендә тугыз кеше җәрәхәтләнгән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

В результате атаки пострадали как минимум девять человек, они госпитализированы.

Энергетика инфраструктурасы да зарарланган. Липецкиның кайбер районнарында ут беткән, тик соңрак утны биргәннәр.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматынча, төнлә Липецки өлкәсе күгендә 19 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Моннан тыш Белгород өлкәсендә - 26, Курскида - җиде, Брянскида - биш, Воронежда - дүрт, Орловта - бер дрон бәреп төшерелгән.

Биш пилотсыз очкычны - аннексияләнгән Кырым күгендә бәреп төшергәннәр, ә Кара диңгез акваториясендә сигез һава дроны, җиде су өсте дроны юк ителгән. Барлыгы - 82 пилотсыз очкыч.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләре даими рәвештә дроннар һөҗүменә һәм атышка тотыла. Русия саклану министрлыгы украин һөҗүмнәренә "чик кую" турында хисап бирә һәм Русия күгендә бәреп төшерелгән дроннар, ракетлар турында хәбәр итә. Һөҗүмнәрдә җимереклекләр һәм җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Күп очракта Киев аларга фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!