Кичә, 18 июньдә аннексияләнгән Акмәчетнең (Симферополь) Киев районы мәхкәмәсендә "Кырым" ("Qirim") бәйсез кырымтатар газеты мөхәррире Бекир Мамутовның административ эше каралган. Мәхкәмә аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып 100 мең сум штраф салган. Бу хакта "Крымский процесс" җиткерә.
2022 елда "Кырым" газетында бер кырымтатар активистының Кырымда узган мобилизация турындагы әңгәмәсе чыккан була. Административ эшне ачуга шул сәбәпче булган.
"Крымский процесс" язуынча, тыңлаучыларны утырышка кертмәгәннәр, чөнки мәхкәмәгә керү белән бәйле чикләүләр бар - террорчылыкка каршы иминлек чаралары кертелгән. "Административ эшне якынча 20 минутта караганнар, бу аның объектив һәм һәр яклап каралуына шик уята", дип искәртелә.
Июнь башында шушындый ук маддә нигезендә "Кырым" газеты редакциясенә 300 мең сум штраф салдылар. Иминлек саклау сәбәбе белән үз исемен күрсәтергә теләмәгән хакимият кешесе әлеге ачылган эш нигезендә "Кырым" газетасын, зур ихтимал белән, яба алалар дип фаразлый.
- 17 майда 68 яшьлек Бекир Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр. Тентүне шулай ук газет редакциясендә дә уздырдылар.
- Бекир Мамутовка ике административ беркетмә төзелгән иде. Берсе ни өчен кырымнар Русиянең Украинада алып барган сугышында катнашмаска тиешлеге турындагы мәкалә өчен.
- Ялган тарату турындагы икенче беркетмә БМОның Кырымга багышланган хисабыннан өзек бастырган өчен төзелгән. Әлеге хисапта Кырымда кешеләрне нигезсез тоткарлаулар, кыйнаулар турында язылган иде.
- 2021 елда Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" газетына мәхкәмә дүрт мең сум штраф салган иде. Газет хисапны күчереп басканда "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаепләнде.
- БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кырымны Русия басып алганнан соң, ягъни соңгы ун елда кеше хокуклары торышы хисабын чыгарды. Анда оккупация белән килешмәүчеләргә карата барган репрессияләр, милли һәм дини карашларны бастыру, Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр итү һәм башка шундый хокук бозу хәлләре бәян ителә.
- Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!