Чаллы шәһәр мәхкәмәсе татар активисты Нәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) һәм аңа 14 мең сум штраф салган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 14 июнь көнне "Пост Русиянең ирекле дәүләтләре форумы Free Nations of PostRussia Forum" Telegram-каналында Вилнүстә узган 11нче "Пост Русия ирекле дәүләтләре форумы"ның видеотрансляциясе чыккан.
Мәхкәмәнең матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, бу видеода алгы планда урындыкларда утырып торучы биш ир-ат һәм бер хатын-кыз бар, арткы планда, проектор экранында дәүләтләрнең хариталары күренә, видеоролик астына "Нәфис Кашапов, Бәйсез Татарстан" дип язылган.
Шул рәвешле мәхкәмә Нәфис Кашаповны Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан.
Активист үзе мәхкәмә утырышында катнашмаган, ул чит илдә яши. Мәхкәмә бу карарны 25 ноябрьдә кабул иткән.
- 22 ноябрьдә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Русиядә террорчы оешма дип танылды.
- 2023 елда форум Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылган иде.
- "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Польшада теркәлгән.
- Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
- Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Русия оппозиционеры Илья Пономарев, Америка аналитигы Януш Бугайски һәм башкалар бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!