Бүген, 28 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Уфа активисты һәм журналист Ольга Комлеваның мәхкәмә утырышы булды.
Аңа ачылган җинаять эшенең асылын карауны 2 декабрьгә күчергәннәр һәм бүгенге утырышта чикләү чарасын гына озайтканнар. Бу хакта RusNews җиткерә.
"Гаепләү йомгаклавын укыдылар да, декабрьгә кичектерделәр. Чикләү чарасын тагын озайттылар. Без гаепсез булуыбызда нык торабыз, мәхкәмәдә дә шулай дип белдердек. Ольга Комлеваның тулысынча гаепсез булуында нык торачакбыз", дип белдергән аның адвокаты Михаил Лаврентьев.
Адвокаты журналист үзен яхшы хис итә, камерасын тәртипкә китергән, анда ниндидер сипләү эшләре дә башкарганнар, дип сөйләгән.
Михаил Лаврентьев әгәр мәхкәмә гадел булса, Комлеваны аклаячаклар, дип саный.
RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
Быел июль аенда исә бу җинаять эшенә тикшерү гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында да маддә өстәде.
Быел августта Росфинмониторинг аны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә кертте.
- Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
- Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
- Быел майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!