Мәскәүдә яңа уку елы башлану уңаеннан узасы мәктәп линейкаларын урамда түгел, мәктәпләрнең эчендә үткәрәчәкләр һәм аларда әти-әниләр катнашмаячак. Бу хакта Мәскәү мәктәпләрендә укыта торган өч укытучыга сылтама белән РБК хәбәр итә.
Элегрәк бу хакта Baza Telegram-каналы язган иде.
Быел уку елы икенче сентябрьдә башлана. Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы Некрасовкадагы мәктәпнең мөдире Майя Булаева әйтүенчә, быел чараларның форматы "берникадәр традицион булмаячак". "Бөтен линейкалар, шул исәптән беренче һәм 11нче сыйныфлар өчен иң төп линейка да бина эчендә үтәчәк. Минемчә шәһәребезнең бөтен мәктәпләрендә дә шулай эшләнәчәк", дип сөйләгән ул.
Ике укытучы моны балаларның иминлеген тәэмин итү өчен эшлиләр, дип сөйләгән.
Baza мәгълүматынча, Мәскәүнең кайбер мәктәпләрендә һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә линейкалар бөтенләй үтмәячәк. Балалар туп-туры беренче дәрескә - "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә генә барачак. Sota язуынча, бу дәрес Русия киләчәгенә позитив караш турында булачак, бөтен яшьтәге балаларга да Владимир Путин мөрәҗәгатен күрсәтәчәкләр.
Русиянең Украина белән чиктәш төбәкләре даими рәвештә атышларга тотыла. Курски һәм Белгород өлкәләрендә хакимиятләр чик буе районнарында яшәүчеләрне эвакуацияләде. Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский Русиянең Курски өлкәсендәге 100 торак пункты һәм 1294 дүрткел метр җире украин гаскәре контролендә, дип белдерде.
- 2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә төрле бәйрәмнәрне уздыруга үзгәрешләр керде. Әйтик былтыр илнең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар.
- Кайберләрендә "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез диделәр. Янәсе, Украинадагы сугышта булып кайтканнар фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин. Күпчелек шәһәрләрдә моны иминлек белән бәйләп аңлаттылар.
- Быел Татарстанның Питрәч районында милли бәйрәм Сабантуйны бары тик Питрәчнең үзендә генә үткәрәчәкләре хәбәр ителде. "Быел чаралар уздырган урыннарда иминлекне тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп кенә җирлекләр әлеге таләпләрне үти алмый, шуңа күрә җирлек башлыклары һәм район белән авылларда Сабантуй уздырмаска дигән карар кабул иттек", дигәннәр иде.
- Быел иминлек максатыннан Башкортстан башкаласы Уфада да бәйрәм чараларыннан баш тарталар. Уфа шәһәрендә 12-15 сентябрь көннәрендә Русиякүләм уенчыклар һәм уеннар фестивале үтәргә тиеш иде. Үткәрмәүнең сәбәбе - "җәмәгать иминлеген тәэмин итү" диделәр.
- Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу бәйрәмнәр август азагы – сентябрь башында үтәргә тиеш.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!