Математик Азат Мифтаховны җиде тәүлеккә штраф изоляторына җибәргәннәр

Азат Мифтахов

Күптән түгел аның янына камерага психик тайпылышлары булган ирне утыртулары хәбәр ителгән иде. Галим үзен башка камерага күчерүне сорап гариза язды.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендәге төрмәдә утыручы галим һәм математик Азат Мифтаховны штраф изоляторына утыртканнар. Бу хакта галимгә теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Telegram-каналы хәбәр итте.

Күптән түгел якыннары Мифтахов янына камерага психик яктан сәламәт булмаган кешене утыртулары, шул сәбәпле галимгә куркыныч янавына борчылулары турында сөйләгән иде. Азат Мифтахов гомере өчен куркуын белдереп, үзен күршесе белән аерым камераларга утыртуны сорап гариза язган диелде.

"FreeAzat" төркемендә чыккан хәбәрдә әйтелгәнчә, "дүшәмбе киченә үзен башка камерага күчерүләренә өмете калмагач", галим "бераз хикмәт эшләр эшләгән", шуннан соң аны "шундук күршесеннән күчереп утыртканнар, әмма ул нәтиҗәдә 7 тәүлеккә штраф изоляторына җибәрелгән".

Бер атнадан соң математикны кабат күршесе янына кайтарырга ниятлиләрме икәне әлегә әйтелми.

Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсенә октябрь ахырында китерелгән иде. Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры, дип җиткергән иде якыннары.

  • Быел 28 мартта Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
  • Математик Азат Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • Быел июнь ахырында Азатлык радиосында аның "Собеседник" медиасына биргән әңгәмәсе басылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!