2023 елда "Шторм Z" отрядларына тоткыннарны җыйган чакта саклану министрлыгы вәкилләре Русиянең төрле төбәкләрендәге кимендә 108 колониягә барган булган. "Важные истории" басмасы журналистлары тикшеренү үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән. Алар тоткыннарның туганнары социаль челтәрләрдә чыгарган хәрби жетоннарны өйрәнгән.
2023 елның февралендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен кысрыклап чыгарып, саклану министрлыгы "Шторм" отрядлары оештырып анда тоткыннарны үзе җәлеп итә башлады. Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә. "Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән иде бер сугышчы. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.
Саклану министрлыгы штурм отрядларына тоткыннарны җыюны сентябрь аенда туктаткан иде. Ярты ел эчендә саклану министрлыгы вәкилләре Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмаларына барып, 150-180шәр ихтыярины җыйган. Аларга сугышка барсалар җәзадан азат ителүне вәгъдә иткән.
ФСИН оешмаларының күпчелегендә моңа кадәр "Вагнер" булып киткән инде, әмма 19 колониядән мөгаен тоткыннарны беренче тапкыр җыйганнардыр, дип яза "Важные истории",
Басма исәпләвенчә, "Шторм Z" аша барлыгы 29 мең кеше узган булырга мөмкин. Аларның барысына да "АБ" серияле жетоннар бирелгән. Бу серияле беренче билгеле булган номер — АБ-170001. Аны Казандагы тоткын Василий Двирникка тапшырганнар, ир наркотиклар белән сәүдә итү эше нигезендә 13 елга колониягә утыртылган булган.
Соңгы билгеле булган жетонның номеры АБ-204931, аны урлашкан өчен утыртылган тоткынга тапшырганнар, диелә.
- Былтыр җәй көне Белгород янындагы полигоннан саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннар качкан иде. Качып киткән тугыз тоткын арасында кеше үтергән өчен, авыр тән җәрәхәтләре ясаган, кеше урлаган өчен хөкем ителгәннәр дә бар диелде.
- Украинага каршы сугышырга киткән Русия тоткыннарына хәзер президент Владимир Путинның ярлыкавы бирелми, моның урынына аларны шартлы рәвештә иреккә чыгаралар, шулай ук аларга сугыш ахырына кадәр хәрби хезмәттә булырга туры киләчәк, дип язган иде бер ел элек ВВС. Тулысынча азат ителүгә яки хөкем карарының гамәлдән чыгуына тоткыннар бары тик дәүләт бүләкләре алса гына яки сәламәтлекләрен югалту, хәрби хезмәткә яраклы яшьтән чыгу сәбәпле сугыштан китсәләр генә өмет итә ала.
- Аңа кадәр аларга ярлыкау бирелә иде. 2023 елның уртасында Путин Украинадагы сугыштан кайткан тоткыннарны ярлыкавын раслады. Алар арасында үтерүләр һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр дә бар иде.
- 2023 елның июнендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде. Ә шул ук елның май аенда Пригожин "Вагнер"ның сугышка 50 мең тоткынны җибәрүен, шуларның 10 меңе (20 проценты) үлүен хәбәр иткән иде.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
- Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны гаепләделәр.
- Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
- Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!