Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балалары АКШ ватандашлары булуы ачыкланган. Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан мәхрүм итәргә тиешләр, дип яза Mash.
Басма мәгълүматынча, Ризван һәм Эльвира Йосыповлар балаларын Америкага барып тудырулары турындагы мәгълүматны яшергән, Казанда, өйдә тудылар дип алдаган. Ә балаларының ватандашлык алу эшләрен яшерен генә АКШ консуллыгы аша эшләгәннәр диелә.
Ризван Йосыпов тикшерүчеләр белән аралашудан баш тарта һәм вазифасыннан җибәрүләрен көтә. Хатыны Эльвирага һәм 19 яшьлек уллары Гаязга башка дәүләт паспорты булуы турындагы мәгълүматны яшергән өчен җинаять эше ачылган, дип җиткерә Mash. Аларның өлкән кызлары Наилә Нидерландта яши дип искәртелә.
- 18 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында калдырган иде. Алсу Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләде. Әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ризван Йосыпов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.
- Быел 1 августта Алсу Кормашева әсирләр алмашында Русия тоткынлыгыннан азат ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!