Медиа: Русиягә 600 мең инженер җитми

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта илдәге һәр бишенче оешма инженерлар эзли диелә.

Русиядә инженерларга кытлык күзәтелә — шундый 600 меңләп белгеч җитми, дип яза "Ведомости". Басма "Аквариус" электрон җиһазлар җитештерү ширкәтенең вице-президенты Виктория Хаба сүзләренә таяна.

Хаба әйтүенчә, бүген Русиядәге һәр бишенче ширкәт инженер эзли. Шул ук вакытта 2024 елның беренче яртысында бу белгечләрнең хезмәт хакы 16-24 процентка арткан.

Русиядә бөтен белгечлекләрдә дә диярлек инженерлар җитми: мәсәлән, электроника белгече булган инженерларны эзләп вакансияләр өч тапкыр күбрәк чыга диелә. Шул ук вакытта ширкәтләргә 30 меңләп инженер-проектлаучы, 20 меңләп инженер-технолог кирәк — бу белгечләргә ихтыяҗ иң зуры булуы искәртелә.

Нh.ru эш игъланнары сервисы белешмәләренчә, Русиядә 2024 елның гыйнварынннан октябренә төрле белгечлекләрдәге инженерлар өчен 636 мең эш игъланы чыккан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк: ул чакта мондый 565 мең вакансия булган.

"Ведомости"га Русиядәге һәр бишенче оешманың инженер эзләве турындагы мәгълүматны "Работа.ру" баш мөдире урынбасары Александр Ветерков та раслаган. Аның әйтүенчә, эш бирүчеләр бер үк вакытта бөтен инженер белгечлекләренең дә хезмәт хакларын даими арттырып тора.

Нh.ru исәпләүләренә күрә, инженерларга тәкъдим ителә торган хезмәт хакы уртача 18 процентка арткан: былтыр гыйнвар-октябрьдә 87 669 мең сум булса, быел шул ук чорда эш бирүчеләр 103 662 мең сум түләргә әзер булган.

  • "Ведомости" Русиядә инженерларга кытлык ни сәбәпле барлыкка килүен язмый. Илгә тәҗрибәле хезмәткәрләр җитмәвен берничә тапкыр Русия хакимиятләре дә, ширкәтләр дә раслаган иде, диелә бу ел башында РБКда чыккан мәкаләдә. Басма белән сөйләшкән белгечләр эшчеләр җитмәүгә китергән сәбәпләр төрле дип аңлатты. Алар арасында 1990нчы еллардагы демографик упкын, коронавирус пандемиясе чорында үлем-китемнәрнең күп булуы, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач русияләрнең чит илләргә күчеп китүе,Русия ирләрен фронтка мобилизацияләү, илдән мигрантларның китүе аталды.
  • Татарстанда да мондый эшчеләр җитми. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
  • Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!