Медиа: тикшерү комитеты Фаил Камаевның җиде миллион сумлык тагын дүрт ришвәт алуын ачыклаган

Фаил Камаев

Янәсе Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм йорт җиһазлары белән ришвәт алган. Моннан тыш 2018 елда ул ришвәткә  "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный куәт оешмалары вәкилләре

Татарстан тикшерү комитеты Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклаган. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән. Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" хәбәр итә.

Басма язуынча, "ришвәт алу" маддәсе (Җинаять кодексының 290 маддәсе) нигезендә ачылган җинаять эшендә яңа эпизодлар Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә түрә өчен йорт төзү белән бәйле. Янәсе Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм йорт җиһазлары белән ришвәт алган. Моннан тыш 2018 елда ул ришвәткә "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный куәт оешмалары вәкилләре.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны 1,3 млн сум ришвәт алуда гаеплиләр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, аның өен төзегән оешма төзелеш кирәк-яраклары өчен бер тиен дә алмаган.

Камаев гаебен танымады. "Бу мине вазифамнан җибәрттерү өчен эшләнгән яла ягу дип саныйм", диде ул һәм беркайчан да канун бозмадым дип искәртте.

Чаллы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәрде. 2 майда, Татарстан Югары мәхкәмәсе түрәнең адвокатлары үтенечен канәгатьләндермәде - аны йорт сагына чыгаруны сораган булганнар.

Хәзерге вакытта ул Чистай районынңагы 5нче тикшерү изоляторында утыра. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Азатлык белән сөйләшкәндә сәясәт белгече Руслан Айсин сәяси репрессияләр бара, хәзер Мәскәү үз тарафдарларын һәм систем кешеләрен дә изә башлады, дигән иде.

  • Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
  • 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
  • 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Нәвап улына Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим иткәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
  • Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
  • Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.
  • 21 майда Энгел Фәттахов та тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!