Свердлау өлкәсе хакимиятләре Каменски-Уральскидагы 59нчы төзәтү колониясен ябарга әзерләнә, чөнки тоткыннар юк. Бу хакта җирле "Время Пресс" яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматынча, хәзерге вакытта колониядә нибары 15 кеше калган.
"Бу күпчелек тоткыннар саклану министрлыгы белән контракт имзалап "махсус хәрби операциягә" (Украинадагы сугышны Русиядә шулай дип йөртәләр-ред.) китүне хуп күргәнгә шулай булган дип фаразлана", - дип искәрткән агентлык. Шулай ук Каменски-Уральскиның 47нче төзәтү колониясендәге тоткыннар саны да нык кимегән, әмма әлегә аны ябу турында сүз бармый, дип яза "Время Пресс".
Сентябрь ахырында Ura.ru басмасы тоткыннар аз булганга күрә Пермь краенда ике колония ябылырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде. Чусовой шәһәрендәге 37нче төзәтү колониясе (биредә элек тәртип саклау оешмаларында эшләгән кешеләр җәза үти) һәм Березникидагы 38нче колония ябылырга мөмкин дип белдерде медиа.
Беренчесендә 100 кеше генә калган, ә РБК искәртүенчә, икенчесен хакимиятләр әле бер ел элек үк япмакчы булган, әмма биредә калган тоткыннарны башка урынга күчерә алмаганнар.
Моңа кадәр Русиянең Кемер өлкәсендәге Белово шәһәрендә урнашкан 44нче, Свердлау өлкәсенең Ивдель шәһәрендәге 55нче һәм 62 нче, Азанка бистәсендәге 24нче һәм Гари бистәсендәге 8нче колонияләр эшләми башлаган иде, дип искәртә The Moscow Times. Басма язуынча, Түбән Новгород өлкәсендә Пруды бистәсендәге 15нче колония-яшәүлекне, Комида - Ухта янындагы 29нчы гомуми тәртипле колонияне дә япканнар.
Азатлык алданрак хәбәр иткәнчә, Краснояр краендагы 7нче һәм 16нчы колонияләрне дә ябарга әзерләнәләр. Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар - Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны да кимегән".
- 2023 елда Русия колонияләрендә тоткыннар саны 58 мең кешегә кимегән. Моңа кадәр беренче рекорд 2022 елда теркәлгән. Ул чакта көзен ике ай эчендә колонияләрдән 23 мең кеше юкка чыккан, ә ел нәтиҗәләренә күрә тоткыннар саны 32 мең кешегә кимегән.
- 2022-2023 елларда тоткыннарның кимүе "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә, соңрак саклану министрлыгының "Шторм" отрядларына яллы сугышчылар җибәрү белән дә бәйле диелә. Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.
- Шул ук вакытта Русия хакимиятләре тикшерү изоляторларында утыручыларның 40 процентын сугышка җибәрмәкче була. Журналистларның әңгәмәдәшләре исәпләвенчә, һәр тикшерү изоляторыннан 100ләп кешене алып китүләре бар. Русиядә 210 изолятор эшли, димәк сугышка 20 меңләп кешене җибәрергә мөмкиннәр.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
- Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
- 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!