"Медиазона": 200ләп "ят агент"ка җинаять эше ачу өчен җитәрлек санда штраф сукканнар

Иллюстратив фото

"Ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозу маддәсе нигезендә ике тапкыр штраф бирелгән кешеләргә "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында җинаять эше ача алалар.

"Ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләнеп (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе) ике тапкыр штраф алган кешеләрнең саны 200гә якынлашкан. Моны "Медиазона" исәпләп чыгарган.

Штрафлар үз көченә кергәннән соң, бу кешеләргә "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында җинаять эше ача алачаклар. Кичә, 25 декабрьдә шундый җинаять эшен "Медиазона"ның баш мөхәррире Сергей Смирновка ачулары билгеле булган иде.

2024 елда Роскомнадзор "ят агентлар"ны беркетмәләргә ныграк күмә башлаган, дип искәртә басма. Гыйнвар аенда юстиция министрлыгы исемлегендәге 400 кешенең һәр икенчесенә генә (47 проценты) кимендә бер беркетмә төзегән булганнар. Ә декабрь аена аларның саны өчтән икегә (69 процент) җиткән, шулай ук ят агентлар саны да 100гә арткан.

  • Элегрәк 2023 елның җәеннән ике тапкыр штраф алган "ят агентлар" саны кисәк артуы хәбәр ителде. "Ят агент" тамгасының булмавы - административ эшләр ачу өчен иң еш кулланылган сәбәп булып торган.
  • Быел июнь аенда Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповка "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәмәү турында җинаять эше ачылган иде. Аңарчы аңа "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләп ике тапкыр штраф салдылар. Аны "ят агент" дип 2023 елның гыйнварында тамгаладылар.
  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!