Миңнеханов муниципаль реформа турында: "Ике схема да эшләргә тиеш"

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

"Без ике вариант та булсын дип сораган идек... Федераль канун булачак. Без аны үтәячәкбез. Бер үтенечебез бар — ике схема да эшләп карасын, ә аларның кайсы яхшырак икәненә соңыннан карар бирсеннәр",  дигән Татарстан президенты "Ведомости"га.

Җирле үзидарә турындагы яңа канунда ике дәрәҗәле системны саклап калу мөмкинлеген дә, һәм шулай ук бер дәрәҗәле систем кертүне дә күз уңында тотарга кирәк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ведомости" белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

"[Булачак] федераль канун бар. Аны нинди итеп кабул итәрләр, карарбыз. Без ике вариант та булсын дип сораган идек... Федераль канун булачак. Без аны үтәячәкбез. Бер үтенечебез бар — ике схем да эшләп карасын, ә аларның кайсы яхшырак икәненә соңыннан карар бирсеннәр", дигән ул.

Татарстан президенты фикеренчә, бары тик шуннан соң гына кайсы вариантның дөрес булуы аңлашылачак: бер дәрәҗәле системмы, ике дәрәҗәлесеме. ""кайсы юлның дөрес икәнен вакыт күрсәтер", дигән Миңнеханов.

28 ноябрьдә Татарстан президенты җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыкты. Ул федерализм булырга тиешлегенә киная ясап, федералларны тәнкыйтьләде.

— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде? — диде ул.

Миңнеханов төбәкләргә үзидарә системын үзе сайларга хокуклы булырга тиеш диде.

Федераль канун өлгесен әзерләгән депутатлар һәм сенаторларны да тәнкыйтьләде Миңнеханов. Аерым алганда, ул "Клишас, Крашенинников бу өлкәдә халык белән эшләми", — дип өстәде ул.

Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган чорында бу илдә гауга чыгарыга китерә дип саный Татарстан президенты.

— Хәзер юктан гауга чыгып, илдә кайсы идарә системы дөрес, кайсысы дөрес түгел дип бәхәсләшә башлыйлар. Бу – оят, хурлык! Хәзер думада илне ничек идарә итәргә кирәклеген тикшерәчәкбез. Ул болай да яхшы идарә ителә. Халык сайлаган кеше шунда яши, халык белән бергә гомер итә, алар алдында хисап тота. Ул читтән килүче түгел! Без 15 елда абруйлы катлам булдырдык. Хәзер аларны югалтабызмы? Алар кемгә комачаулый?! Илдә башка мәсьәләләр юкмы әллә, — диде ул.

  • Соңрак Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Татарстан президентының тәнкыйденә җавап бирде. Татарстанда бу систем яхшы эшли, әмма күпчелек төбәкләрдә бу алай түгел, диде.
  • Аның әйтүенчә, 20 төбәк бер дәрәҗәле системга күчкән, тагын 25 төбәк исә аңа 2025 елдан күчәргә әзер. Шул ук вакытта Татарстан карашларын исәпкә алып, күчеш чорын 2035 елга кадәр дәвам иттерү турында карар кабул ителде, дигән Крашенинников. Канун үзе 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.
  • Башкортстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров җирле хакимиятнең гамәлдәге корылышын Көнбатыш йогынтысы дип атады. "Көнбатыш шаблоннарын Русиядә куллану дисбаланс китереп чыгарды" , диде. Ул шушы "дисбалансларны" бетерү - дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе дип саный. Шул ук вакытта Андрей Назаров яңа форматка күчү салмак кына булырга тиеш диде. Муниципаль хакимият "халыкка бик якын", дип искәртте.
  • Җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесен дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләде. 2021 ел ахырында Татарстан аңа тәнкыйди фикер белдерсә дә хуплады. Соңрак җитди төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. 2022 ел башында Русия думасы җирле үзидарә турындагы канун өлгесен карауны кичектерде. Хәзер бу мәсьәләне яңадан карый башладылар.
  • Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр. Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
  • Әгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.
  • Җирле үзидарә системы турындагы канун өлгесе Русиядә җәмәгать хакимиятенең бер өлеше буларак карауны күз алдында тота. 2021 елда ул Татарстан президенты институтын бетергән төбәк хакимияте турындагы канунның дәвамы булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!