Ростислав Морзаголовка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен чираттагы беркетмә төзелгән

Ростислав Морзаголов

Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре турында даими хисап биреп торырга тиеш.

Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовка "ят агент" эшчәнлеге тәртибен бозу маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 2 өлеше).

Административ эш турындагы мәгълүмат Уфаның Киров районы мәхкәмәсе сайтында чыккан. Моңа "ОВД-Инфо" игътибар иткән.

Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлеге турында даими хисап биреп торырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр башта административ, аннары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Быел май аенда Морзаголовка каршы ике җинаять эше ачылган иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

Күптән түгел Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән фильм төшермәкче булуын сөйләгән иде. "Мин Украинада хәзер барган хәлләр турындагы берничә зур фильмга материал җыям", диде ул. Морзаголов видеога кешеләрнең фикерләрен, фронт янындагы җирләрдә вазгыятьне, урамнарда, гади кибетләр һәм оешмалардагы хәлләрне төшерәм дигән иде.

  • 2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе буларак, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде.
  • 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.
  • 2022 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңарчы ул Русия Юстиция министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Ул үзен "ят агентлар" исемлегенә кертүне үз таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!