Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеге башлыгы, милли һәм дини тикшеренүләр белгече Рәис Сөләйманов, Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов, Татарстан диния нәзарәте баш казые казые, Балтач имамы Җәлил Фазлыев Азатлыкка һөҗүмнәр артында кем торуын сөйләде.
Рәис Сөләйманов: Хакимиятләр йәнә көчсезлеген күрсәтсә, Татарстанны Беслан кебек фаҗига көтә
Татарстанда Төньяк Кавказ сценарие күзәтелә. 10 ел элек Дагыстанда шулай ук ваһабилар таккан "чиста исламга" каршы чыгучы традицион мөселманнарның җитәкчеләрен үтерә башладылар. Идел буенда да шундый ук хәл башланды.
Татарларга хас хәнәфи мәзһәбе идеологларының берсе – Вәлиулла хәзрәт үтерелде. Мөфти бәхеткә каршы әлегә исән калды. Һөҗүмнәрнең максаты - халыкны куркыту иде. Мөселман руханилары арасында курку көчле хәзер. Бу хәлне алар көтмәде. Ваһабилар хәзер моннан файдаланып сөйләшүләр башларга тәкъдим итәчәк, алар белән килешеп эшләүне таләп итәчәк.
Татарстанда бит хакимиятләр көчсез, алар "җайлау-майлау” сәясәтен алып бара. Апрельдәге вакыйгалар хакимиятләрнең көчсезлеген күрсәтте. Ваһабилар Казанның иң зур мәчетендә калырга теләде һәм калды, урамнарга үз тарафдарларын чыгарды, хакимиятләр үзләренең көчсезлеген күрсәтте.
Минемчә, чит илдә дини белем алуны туктатырга кирәк, аның бер кирәге юк. Ислам инвестицияләре белән мавыгуны туктатырга, ваһабиларның гарәп акчаларын алып ятуларын туктатырга кирәк. Татарстанда төрле ислам мәдәни үзәкләре күп. Аларның исеме “мәдәни оешма”, җисемен - үзегез беләсез.
Хәзер мөфтигә һөҗүм итәләр, аның урынбасарын, хәнәфиләр идеологын үтерәләр. Хакимиятләр чара күрмәсә чиратта Беслан кебек фаҗиганең кабатлануын да фаразлый алам, тотыклар алу белән, кызганыч.
Гамил Камалетдинов: Террор гамәлләрен мөселманнар эшләгән дип әйтеп булмый
Вәлиулла Ягъкуб матбугатта мөселманнарга каршы бик күп чыгышлар ясады. Газеталарга Татарстан ваһабилар оясына әйләнде, монда яшәргә куркыныч, дип язып чыкты. Ул шундый тузга язмаган әйберләр чыгарып ничә еллар буена мөселманнарның канын кыздырып ятты. Болар, әлбәттә, мөселманнарга ошамады.
Бу террор гамәлләрен мөселманнар эшләгән дип әйтеп булмый. Башка кешеләр дә булырга мөмкин. Махсус хезмәтләр, бу каршылыклардан файдаланып, кылган булырга мөмкин. Алар мөселманнарның бу кешеләрне күрә алмаганлыгын белә. Хәзер мөселманнарга сылтап, бу эшне эшләп, Казанны шартлатырга теләделәр, дип безнең бер гаебе булмаган малайларны утырткан кебегрәк килеп чыга. Ә мөселманнарга һәрвакыт басым бара.
Минем улымны да утырттылар. Янәсе, алар "Ислам җәмәгате" вәкилләре һәм алар Казанның 1000 еллыгында халыкны атарга тиеш булган дип сүзләр тараттылар да һәм шуның белән утыртып та куйдылар. Мөселманнарга карата фетнә тарату, каршылыклар һәрвакыт та булган ул.
Җәлил Фазлыев: Рамазан ае алдыннан тетрәндергеч эш
Әле Казанда җыелганчы бер сүз дә әйтмәскә куштылар, иртәгә Казанга барабыз. Кем эшләсә дә, Рамазан ае алдыннан тетрәндергеч эш.