Русия тышкы күзләү башлыгы Нарышкин алмашу нәтиҗәсендә илгә кайткан шымчылар "ял итеп алгач, эшләрен дәвам итәчәк" диде

Сергей Нарышкин

1 августта тоткыннар белән алмашуда АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды.

Русия тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Сергей Нарышкин тоткыннар алмашыннан соң илгә кайткан шымчылар "бераз ял итеп алачак һәм эшләрен дәвам итәчәк", дип белдерде.

"Хезмәттәшләребезне каршы алдык, алар туган җирләрендә. Аларга бераз ял итеп алырга һәм эшләрен дәвам итәргә кирәк булачак", диде ул.

1 августта булган тоткыннар алмашында АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды. Алар арасында ФСБ хезмәткәре дип фаразланучы Вадим Красиков та бар иде. Красиков 2019 елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен 2021 елның декабрендә Германиядә гомерлеккә төрмәгә утыртылды.

Шулай ук Русия үзенә Артем һәм Анна Дульцевларны кайтарды, алар белән бергә ике балалары да кайтты. Дульцевларны Словениядә Русия файдасына шымчылык иткән өчен хөкем иттеләр.

Русиягә Михаил Микушин белән Павел Рубцовны (Норвегиядә һәм Польшада Русия файдасына шымчылык иткән өчен хөкем ителгәннәр иде), Русия һакеры Роман Селезневны (АКШта һакер һөҗүмнәре өчен утырттылар), М-13 мәгълүмати технологияләр ширкәтенә нигез салган Владислав Клюшинны (АКШта кибермошенниклык өчен хөкем ителде), ФСБ офицеры дип фаразланучы Вадим Конощенокны да тапшырдылар.

Алмашуның төп өлеше Төркиянең Әнкара шәһәрендә үтте. Русиягә тапшырылган тоткыннар Мәскәүнең Внуково һава аланына кайтты, аларны анда Владимир Путин каршы алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!