Павел Дуровка Франциядә мәхкәмә күзәтүе билгеләнгән

Павел Дуров

Дуровны барлыгы алты төр җинаятьтә гаеплиләр. Аңа Франциядән китү тыела.

Телеграмга нигез салучы Павел Дуровка Франциядә мәхкәмә күзәтүе билгеләнгән.

Биш миллион евро залог түләгән очракта ул иректә калачак, әмма атнага ике тапкыр полициядә билгеләнергә тиеш. Аңа Франциядән китү тыелган.

Франция прокуратурасы матбугат релизында язылганча, Дуровны канунсыз эшчәнлек өчен платформа белән идарә итүдә, платформа турында мәгълүматны хакимиятләргә бирүдән баш тартуда, акча юуу һәм башка җинаятьләрдә гаеплилләр. Аны шулай ук Телеграмда балалар порнографиясен тарату, наркотикларның канунсыз әйләнеше һәм мошенниклыкта катнашуда гаеплиләр. Барлыгы алты төрле гаепләү.

Әлеге гаепләүләр Телеграм хакимиятләр сорауларына җавап бирмәгәне өчен белдерелә диелә.

Элегрәк билгеле булганча, Франция хакимиятләре Telegram-га нигез салган Павел Дуровны һәм шулай ук аның абыйсын - мессенджерны ясауда катнашкан Николайны кулга алу карарын әле март аенда ук чыгарган булган. Бу хакта рәсми документка сылтама белән Politico басмасы хәбәр итте.

Документтан күренгәнчә, Telegram-ны хәбәр ителгәненнән күпкә иртәрәк тикшерә башлаган булганнар. Беренче чиратта бу ширкәтнең хакимиятләр белән хезмәттәшлек итмәвенә бәйле. Telegram балалар порнографиясе белән бәйле җинаятьләрне тикшергәндә хезмәттәшлек итмәгән. Мәсәлән бер мисал китерелә: Telegram балалар төшерелгән порнороликларны таратучы турындагы шәхси белешмәләрне бирүдән баш тарткан булган.

  • Telegram мессенджерына нигез салучы, миллиардер Павел Дуров 24 август көнне кич Париж һава аланында тоткарланды. Медиа язуынча, 39 яшьлек Дуров Франциягә Азәрбайҗаннан килгән. Франциядә аның эзләүдә булганы әйтелә. Тоткарлауга рөхсәтне француз полициясе биргән.
  • Николай Дуров - математик һәм програмчы, Павел Дуровның өлкән абыйсы. Алар бергәләп "Вконтакте"ны, соңрак Telegram-ны ясауда катнашкан. Politico язуынча, Николай Дуровның кайдалыгы билгеле түгел. Басмага француз прокуратурасында әйтүләренчә, хәзерге вакытта җинаять эше белән бәйле рәвештә Павел Дуров кына тоткарланган.
  • Барлыгы 12 җинаять турында сүз бара, алар арасында тәртип саклау оешмаларына тикшерүләр уздыру өчен кирәкле мәгълүматны бирмәү, кибер-җинаятҗләр, акча юу, алдан декларация тапшырмай гына криптологик җиһаз сатып алу кебек җинаятьләр бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!